26 декабрьдә Лесхоз бистәсенең үзәк мәйданында төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды, ул гаҗәеп һәм әкияти яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрә.
"Ә бездә Яңа ел! Чыршы кунакка чакыра!"- Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Мишә авыл җирлеге һәм Сабабаш авыл җирлеге белән берлектә шундый исем астында бәйрәм оештырылды. Чара Кәҗә һәм Сарык, Убырлы карчык һәм Леший, Ат һәм Полицейский кебек әкият геройлары катнашында театральләштерелгән чыгыш белән башланып китте. Әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай белән Кар кызы булды. Ул тылсымлы сүзләр һәм таягын селтәп агач ботакларына якты утлар кабызды. Әкият программасы музыкаль номерлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бистә оешмалары кызыклы уеннар әзерләделәр һәм үткәрделәр. Бәйрәмдә беркем дә катнашмый калмады. Җыелганнарның барысын да кайнар пылау, чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Һичшиксез, бу кичә барлык катнашучыларда якты истәлекләр калдырды. Мондый матур вакыйгалар дәвамлы булсын һәм ел саен безне сөендерсеннәр, Яңа Ел бәйрәмнәренең тылсымын һәм шатлыгын искә төшереп торсыннар.