Тәрәзә артында чын карлы кыш! Тимераякта һәм чаңгыда шуу, кар таулары һәм крепостьлар кору, чын күңелдән карда уйнау өчен күптән көтелгән вакыт. Үз куллары белән ясалган әкият фигуралары теләсә кайсы ишегалдының матур бизәгенә әверелә. Ә уртак иҗат дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә һәм аралашуның күңелле минутларын бирә. Иштуган мәдәният йорты белгечләре фанерадан һәм кардан фигуралар ясадылар. Барысы да бу фигураларны ясау өстендә бик тырышып эшләделәр. Иҗади идеяләр бик күп . Фигураларны зур энтузиазм һәм чын балалар шатлыгы белән ясадылар һәм буядылар.