26 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дендрология бакчасында Кукмара 4 мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен "Кыш бабайны эзләп" исемле яңа театральләштерелгән тамаша үткәрделәр. Балалар Яңа ел символы булган ат һәм галим Песи ярдәмендә Кыш бабай белән Кар кызын урлаган Убырлы карчыкның барлык биремнәрен үтәделәр.
Кыш бабай белән Кар кызы табылгач, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм күңелле итеп биеделәр.