«Яңа елга –яңа сүз» Яңа ел чыршысын ачу тантанасы

2025 елның 27 декабре, шимбә

27 декабрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Яңа елга –яңа сүз» Яңа ел чыршысын ачу тантанасын оештырды. Шәмәрдәннең йөрәгендә тантаналы рәвештә төп Яңа ел чыршысы ут кабызды, үзәк мәйданны чын кышкы әкияти почмакка әйләндерде. Мәдәният йорты коллективы тырышлыгы белән бу көн бөтен халык өчен онытылмаслык бәйрәмгә әверелде. Җыелган халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Программада оешмаларның иң яхшы чыгышы, йорт яны территориясен бизәү, предприятиеләр чыгышлары өчен бүләкләүләр бар иде. Бу бәйрәм чарасын онытылмаслык итү өчен чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтчән уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр белән чиратлашып барды. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашучылар өчен бүләкләр күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International