19 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Радуга» мәктәп яны лагеры балалары өчен «Война против беззащитных» хәтер сәгате оештырды. Чараның максаты-яшь буынның терроризмга карата иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру. Башта алып баручылар балаларны «терроризм» төшенчәләре белән таныштырдылар һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Аннары «Зина, Кеша террорчыларга каршы» кыска метражлы фильмын карадык, анда без бу җинаятьчелеккә бердәмлектә генә каршы тора алабыз дип билгеләп үтелде. Хәтер сәгате ахырында балалар «Россия против террора» мәгълүмати буклетлары алдылар, шулай ук стена газетасын рәсмиләштерделәр.
18 июньдә Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен оештырдылар. Җәй-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң шатлыклы вакыт һәм шуның өстенә пикник, ял вакыты. Җәй - иң күңелле вакыт! Ләкин кайбер балалар җәйге каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә белми һәм вакытны бушка үткәрә. Саф һава, табигать, кояш, команда белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү, мөстәкыйльлек, хезмәттәшлек, үзара ярдәм, әлбәттә, иң мөһиме – алган күзәтүләрдән, яңа тәэсирләрдән һәм эмоцияләрдән шатлык.
20 июнь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Өйдә һәм урамда иминлек» исемле әңгәмә үткәрде. Чара барышында балаларга үзләренә нинди куркыныч янавы һәм теләсә нинди ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләдеек. Балалр «Табышмаклар» конкурсында һәм «Юл әлифбасы» викторинасында, шулай ук «Юл пирамидасы», «Рөхсәт ителә-тыела», «Юл билгесен күрсәт» кебек күңелле уеннарда актив катнаштылар.
20 июньдә Мичән гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял лагере укучылары Керәнне авыл клубына экскурсия ясадылар. Клуб мөдире Мичән авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен “Халкыбызнын мили уеннары” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара башында татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Мичән авыл китапханәсе мөдире «Татар халык уеннары» китап күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү ясады. Аннары кунаклар фольклор уен сәгатендә катнаштылар һәм татар халык уеннары “Наза”,”Биш пар" уйнадылар. Очрашу җылы һәм күңелле булды, кунаклар да, оештыручылар да канәгать калдылар. Халык уеннары - татар халкының иң яхшы традицияләренең берсе һәм балаларны милли тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше.
Җирдәге барлык һөнәрләрне санап чыгу мөмкин түгел. Аларның кайберләре белән без очраклы рәвештә очрашабыз, ә кайберләре турында ишетеп кенә беләбез. Җәмгыятькә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе — ул укытучы. 20 июнь көнне мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балаларны укытучы һөнәре белән таныштырдылар. Балаларга укытучы һөнәренең мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе булуы турында искәрттеләр . Укытучы һөнәре авыр һәм күп сабырлык таләп итә. Балалар әлеге әңгәмәдән укытучы һөнәренең иң борынгыларның берсе булуын һәм ул бүгенге көнгә кадәр кирәкле булып калуын белделәр.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне - сызлану, өмет һәм каһарманлык белән сугарылган көн. Бу дата туган иле-Россия булган һәркемгә таныш, чөнки нәкъ менә шушы көнне миллионлаган кешенең гомерен өзгән, якыннарын алып киткән Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу кайгылы көн алдыннан һәм «Тынычсыз тормыш вакыйгалары» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 20 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан һәйкәл янында «Без сезнең исемнәрне хәтерлибез»- тематик чара уздырылды . Мәдәният йорты мөдире акциядә катнашучыларга Җиңүнең нинди авыр шартларда яулануын аңлатты; балалар, хатын-кызлар һәм олыларның батырлыклары, күпме шәһәрләр җимерелүе турында сөйләде. Ватанны сакларга киткән авылдашлар һәм батырлыклары турында искә төшерделәр. Сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтми, һәр гаиләдән кемдер фронтка китә, һәм киткәннәрнең күбесе кире кайтмый. Һәр катнашучы мәдәният йорты территориясендә урнашкан һәйкәлдә мәңгеләштерелгән туганнарының, бабаларының исемнәрен табарга тырышты.
Без-Бөек Җиңү варислары - Ватан солдатларының сугышчан батырлыгы алдында , шулай ук үз тормышы белән җиңүчеләр буыны нинди булырга тиешлеген күрсәткән ,илне күтәргән- һәркем алдында баш иябез һәм горурланабыз. Нәкъ менә шуңа күрә шул куркыныч сугыш геройлары турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Халыкның хәрби һәм хезмәт батырлыгы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары , Икенче бөтендөнья сугышында Россиянең мөһим роле һәм Җиңүгә керткән өлешен тану , тарихны ялганлауга юл куймау турында тарихи хәтерне сакларга тиеш. Чара ахырында бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Районыбызның бай культурасы яшь буынны тәрбияләү һәм укыту өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз традицияләре, уеннары, бәйрәмнәре бар. Сабантуй иң мөһим һәм иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. 18 июньдә Язлы Арташ авыл клубы мөдире традицион балалар өчен "Сабантуй" бәйрәмен оештырды. Балалар көч, җитезлек һәм чыдамлыкта көч сынаштылар, көндәшлек характерындагы уеннар уйнадылар һәм милли уеннарда осталыкларын күрсәттеләр: "Капчык сугышы", "Капчык киеп йөгерү", "Су ташу", "Бүләкләр кисү", "Кашыкка йомырка салып йөгерү". Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар. Бәйрәм ахырында барысы да тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
18 июньдә Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Электрон тәмәке: файда һәм зыян?» дигән тематик әңгәмә узды.Кызганычка каршы, соңгы вакытта электрон сигаретлар яшүсмерләр арасында популярлаша бара. Мәктәп укучыларына электрон тәмәкеләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында видео күрсәттеләр. Балалар электрон тәмәкедә булган никотинның традицион тәмәке әйберләренә караганда зарарлы тәэсире барлыгын белделәр. Чара барышында укучыларны ике төркемгә бүлделәр, анда төркемнәрнең берсе ни өчен яшүсмер тәмәке тарта башлый, икенчесе никотинның үсеп килүче организмга зыяны турында дәлилләр китерде. Чарада катнашучылар вейпинг, тәмәке һәм кальян тарту проблемасы турында үз фикерләрен актив рәвештә уртаклаштылар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең тәмәке тарта башлау сәбәпләре турында фикер алыштылар. Аннары балалар белән «Әйе», «Юк», «Шикләнәм»уеннарын үткәрделәр. Чара ахырында укучылар сәламәтлек кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет, ә тәмәке тарту кеше организмына төзәтеп булмый торган зыян китерә дигән нәтиҗәгә килделәр.
«Гырон быдтон» удмуртларның алда торган уңыш турында язгы-җәйге догалар циклы бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме удмурт теленнән турыдан-туры «чәчү ахыры»дип тәрҗемә ителә. Традиция буенча бәйрәмне болыннар чәчәк аткан вакытта үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм булачак уңыш турында дога кылалар.17 июньдә Кукмара муниципаль районының Нырья авылында «Гырон Быдтон» Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Бәйрәмгә Татарстан Халыклары ассамблеясы, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Удмурт Республикасы Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре килде. Бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның удмурт авылы атмосферасына чуму мөмкинлеге булды. Ишегалларында удмурт йортының интерьеры һәм көнкүреше тәкъдим ителгән, анда милли аш-су ашларын татып карарга, 19-20 гасырларда Кукмара удмуртларының традицион костюмнары күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук удмуртларның борынгы бизәнү әйберләренең уникаль коллекциясен күрергә мөмкин булды.Теләге булганнар өчен монисто һәм билбаулар ясау буенча мастер – класслар оештырылган. Биредә удмурт остаханәсе тәкъдим ителгән, анда агачтан декоратив – кулланма әйберләр ясау буенча мастер – класслар, агачтан уеп ясау һәм шулай ук агачтан үрү буенча мастер-класслар узды.Удмурт амбарына килгәч, бәйрәм кунаклары удмуртларның ашлык, ярма һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын саклаган ларларын һәм җирле удмурт умартачыларының продукциясе күргәзмәсен күрергә була иде. Быел беренче тапкыр бәйрәм кысаларында Удмурт гаиләләренең республика конкурсы “Шудо-буро удмурт гаиләсе” узды, шулай ук иң кечкенә артистлар “Мудорвай” төбәк- ара конкурсы призерлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады. Бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Чеберина но Батыр» Республика матурлык һәм талант конкурсы узды.Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры “Айкай “һәм Анатолий Ушаков исемендәге “Шулдыр асыт (Күңелле кич)” эстрада ансамбле булды. Бәйрәмдә Иштуган мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.Коллектив җитәкчесе Иванова Светлана Семеновна “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.
Керәнне авыл клубы мөдире, балаларның җәйге ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан балалар белән балык тоту ярышы оештырылды. Беренче карашка, балык тотуның әллә ни хикмәте юк та сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына көт. Әмма теләсә кемгә эләкми балык галиҗәнәпләре... Сере нидә икән соң бу галәмәтнең? Менә шул серне чишәргә балык тотарга җыелдык. Малайлар һәм кызлар кармаклар алып табигатьнең матур почмагына урнашкан күл буена балык тотарга килделәр. Бер-бер артлы кармакка балык эләгеп кенә торды. Бер балыкчы да балык каптырмыйча калмады. Һәркем үзенчә тырышты, барысынада балык тоту ошады.
Ахырдан иң беренче балыкны тоткан балыкчыны,иң күп балык тоткан балыкчыны, иң кечкенэ балык тоткан балыкчыны, иң оста балыкчыны билгеләдек.
Чын-чынлап, балык тотудан да яхшы ял юк. Иң ләззәтле, иң бәхетле мизгелләр, минутлар, сәгатьләр! Табигать чын мәгънәсендә могҗиза бит ул, һәр адәм баласы нәкъ шул табигатьнең аерылгысыз бер өлеше бит.