“Электрон тәмәке: файда һәм зыян?» дигән тематик әңгәмә

2023 елның 18 июне, якшәмбе

18 июньдә Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Электрон тәмәке: файда һәм зыян?» дигән тематик әңгәмә узды.Кызганычка каршы, соңгы вакытта электрон сигаретлар яшүсмерләр арасында популярлаша бара.  Мәктәп укучыларына электрон тәмәкеләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында видео күрсәттеләр. Балалар электрон тәмәкедә булган никотинның традицион тәмәке әйберләренә караганда зарарлы тәэсире барлыгын белделәр. Чара барышында укучыларны ике төркемгә бүлделәр, анда төркемнәрнең берсе ни өчен яшүсмер тәмәке тарта башлый, икенчесе никотинның үсеп килүче организмга зыяны турында дәлилләр китерде. Чарада катнашучылар вейпинг, тәмәке һәм кальян тарту проблемасы турында үз фикерләрен актив рәвештә уртаклаштылар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең тәмәке тарта башлау сәбәпләре турында фикер алыштылар.  Аннары балалар белән «Әйе», «Юк», «Шикләнәм»уеннарын үткәрделәр. Чара ахырында укучылар сәламәтлек кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет, ә тәмәке тарту кеше организмына төзәтеп булмый торган зыян китерә дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International