22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне - сызлану, өмет һәм каһарманлык белән сугарылган көн. Бу дата туган иле-Россия булган һәркемгә таныш, чөнки нәкъ менә шушы көнне миллионлаган кешенең гомерен өзгән, якыннарын алып киткән Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу кайгылы көн алдыннан һәм «Тынычсыз тормыш вакыйгалары» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 20 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан һәйкәл янында «Без сезнең исемнәрне хәтерлибез»- тематик чара уздырылды . Мәдәният йорты мөдире акциядә катнашучыларга Җиңүнең нинди авыр шартларда яулануын аңлатты; балалар, хатын-кызлар һәм олыларның батырлыклары, күпме шәһәрләр җимерелүе турында сөйләде. Ватанны сакларга киткән авылдашлар һәм батырлыклары турында искә төшерделәр. Сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтми, һәр гаиләдән кемдер фронтка китә, һәм киткәннәрнең күбесе кире кайтмый. Һәр катнашучы мәдәният йорты территориясендә урнашкан һәйкәлдә мәңгеләштерелгән туганнарының, бабаларының исемнәрен табарга тырышты.
Без-Бөек Җиңү варислары - Ватан солдатларының сугышчан батырлыгы алдында , шулай ук үз тормышы белән җиңүчеләр буыны нинди булырга тиешлеген күрсәткән ,илне күтәргән- һәркем алдында баш иябез һәм горурланабыз. Нәкъ менә шуңа күрә шул куркыныч сугыш геройлары турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Халыкның хәрби һәм хезмәт батырлыгы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары , Икенче бөтендөнья сугышында Россиянең мөһим роле һәм Җиңүгә керткән өлешен тану , тарихны ялганлауга юл куймау турында тарихи хәтерне сакларга тиеш. Чара ахырында бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.