«Гырон быдтон» удмуртларның алда торган уңыш турында язгы-җәйге догалар циклы бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме удмурт теленнән турыдан-туры «чәчү ахыры»дип тәрҗемә ителә. Традиция буенча бәйрәмне болыннар чәчәк аткан вакытта үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм булачак уңыш турында дога кылалар.17 июньдә Кукмара муниципаль районының Нырья авылында «Гырон Быдтон» Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Бәйрәмгә Татарстан Халыклары ассамблеясы, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Удмурт Республикасы Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре килде. Бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның удмурт авылы атмосферасына чуму мөмкинлеге булды. Ишегалларында удмурт йортының интерьеры һәм көнкүреше тәкъдим ителгән, анда милли аш-су ашларын татып карарга, 19-20 гасырларда Кукмара удмуртларының традицион костюмнары күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук удмуртларның борынгы бизәнү әйберләренең уникаль коллекциясен күрергә мөмкин булды.Теләге булганнар өчен монисто һәм билбаулар ясау буенча мастер – класслар оештырылган. Биредә удмурт остаханәсе тәкъдим ителгән, анда агачтан декоратив – кулланма әйберләр ясау буенча мастер – класслар, агачтан уеп ясау һәм шулай ук агачтан үрү буенча мастер-класслар узды.Удмурт амбарына килгәч, бәйрәм кунаклары удмуртларның ашлык, ярма һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын саклаган ларларын һәм җирле удмурт умартачыларының продукциясе күргәзмәсен күрергә була иде. Быел беренче тапкыр бәйрәм кысаларында Удмурт гаиләләренең республика конкурсы “Шудо-буро удмурт гаиләсе” узды, шулай ук иң кечкенә артистлар “Мудорвай” төбәк- ара конкурсы призерлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады. Бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Чеберина но Батыр» Республика матурлык һәм талант конкурсы узды.Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры “Айкай “һәм Анатолий Ушаков исемендәге “Шулдыр асыт (Күңелле кич)” эстрада ансамбле булды. Бәйрәмдә Иштуган мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.Коллектив җитәкчесе Иванова Светлана Семеновна “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.