ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 1 августында Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен «Татлы шашкалар» өстәл уеннары уздырылды. «Татлы  шашкалар» уен кагыйдәләре гадәти шашкалардагы кебек үк. . Аерма бары тик шашкалар урынына төрле төстәге фантиклардагы конфетлар кулланылуында гына .Уен бик комарлы һәм «татлы»килеп чыкты. Татлы ярышларда катнашучыларның барысы да бик канәгать калдылар, чөнки өйләренә җиңгән конфетлар белән кайттылар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

1 июльдә Тенеки авыл клубында «җәйнең көлкеле тарихлары»күңел ачу – уен программасы узды. Чара җәй һәм дуслык турында җырлардан башланды, аннары күңел ачулар башланды: балалар уеннарда, викториналарда, конкурсларда актив катнаштылар. Һәр катнашучы җәйге каникулларның ничек узуы, җәйнең көлкеле мизгелләре турында сөйләде. Чара дуслык шартларында узды, балаларны бөтен чарага дәрт һәм күңелле кәеф озата барды.

Тэги: тенеки авыл клубы

1 август конне Елыш авыл клубында "Пушкин экиятлэре" дип исемлэнгэн презентация карадык. Балаларга эдэби викторина уткэрелде, викторинада язучынын тормыш юлы, ижаты хэм экиятлэре буенча сораулар бирелде. Балалар бик телэп сорауларга жаваплар таптылар. Соныннан Пушкиннын экиятлэре буенча презентация карап утелде.

Тэги: Елыш авыл клубы

Табышмак- иң борынгы жанрларының берсе һәм алар күңел ачу өчен генә уйлап чыгарылмаган. Табышмаклар предметның яки күренешнең кыскача тасвирламасын бирә, аларда әйләнә-тирә дөнья турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бар. 1 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Могҗизалар һәм табышмаклар"дигән квест-уен үткәрделәр. Балалар табышмаклар барлыкка килү тарихын беләләртаныштылар. Чарада катнашучылар катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Барысын да «Табышмаклар-буталчыклар шатландырды, аларны бик игътибарлы кеше генә чишә ала. Белемнәре аркасында балалар сорауларга җиңел җавап бирделәр.Катнашучыларга аеруча дусларына табышмаклар табу ошады. Бу көнне катнашучылар күп кенә табышмаклар белән таныштылар, игътибарлы, күзәтүчән булырга өйрәнделәр һәм үзләренең тапкырлыгына чын күңелдән шатландылар!

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 августта Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен Язучының юбилее хөрмәтенә "Роберт Миңнуллин шигърият йолдызы" дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр, төсле иллюстрацияле китаплар белән таныштылар. Шигырьләр дә укыдык.

Тэги: Туктар авыл клубы

Дөньяда бәйрәмнәре булмаган халыклар юктыр. Татар халкы  тормышында гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләр  белән беррәттән халык бәйрәмнәре дә мөһим урын алып тора. 1 августта Керәнне авыл клубы "Балкыш" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә "Миллек бэйлэу йоласы" - кышка миллекләр әзерләү буенча фольклор-йола чарасы оештырды Чарада катнашучылар кышка каен, имән, әрем миллекләре  әзерләүне һәм миллекләр өчен дару үләннәре җыю йоласын  күрсәттеләр. Шулай ук каен миллекләренең  сәламәтлек өчен файдасы һәм мунчада ничек дөрес кулланылырга кирәклеге  турында әңгәмә кордылар. Җыр һәм уеннарсыз нинди бәйрәм соң? Тальян моңнарына кушылып урман буйларына җыр агылды. «Яшь гомер», «Күбәләк», «Мәтрүшкәләр», «Җидегән чишмә»… Җырлары җанга шифа бирсә, хуш исле үлән чәе тәнгә шифа булды. Яшьлек хәтирәләрен яңартып, җырлап, уйнап миллек бәйләделәр авылдашлар. Күңелле бәйрәм оештырганы өчен клуб мөдиренә рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Тэги: Керәнне авыл клубы

Балаларда кечкенәдән үк сизгерлек, игелеклелек, әдәплелек, толерантлык тәрбияләү бик мөһим.  1 августта Сулэ авыл клубында уздырылган «Тылсымлы сүз» аралашу культурасы дәресе нәкъ менә шушы проблемага багышланган булды.Чараның максаты - «әдәплелек», «Тылсымлы сүзләр», «игелекле эшләр һәм гамәлләр» төшенчәләрен ныгыту һәм гомумиләштерү; аралашу күнекмәләрен үстерү, тылсымлы сүзләрне дөрес куллану, гамәлдә игелекле эшләр; балаларда үзара ярдәм, игелек, сизгерлек, башка кешенең шәхесенә хөрмәт хисе тәрбияләү. 

 

    Әдәпле кеше этикет һәм яхшы гадәтләр буенча белгеч булырга тиеш. Әдәплелек кешеләргә бер-берсе белән аралашканда үзләрен уңайлы хис итәргә һәм мөнәсәбәтләрдә киеренкелектән качарга мөмкинлек бирә. Балалар: Нәрсә ул яхшылык, нинди кеше Игелекле, нинди гамәлләр аны бизәтә һәм ни өчен һәр көн җирдә рәхмәт сүзләрен бик сирәк әйтәбез, дигэн уйлар уйладылар. Чара барышында барысы бергә бер-берсенә әдәпле мөрәҗәгать итү формаларын кабатладылар, кирәкле ситуацияләрне модельләштерделәр; «тылсымлы» сүзләрнең дөрес әйтелеш манерасы, тавыш интонациясенең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Яхшы сүзләр, һичшиксез, яхшы гамәлләр белән бергә булырга тиеш.

Балалар игелек кешеләрне якынайта һәм планетаны матур, куркынычсыз һәм явызлыктан саклый ала дигән нәтиҗәгә килделэр.

 

Тэги: Сулэ авыл клубы

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Авылда традициягә әйләнеп килүче бәйрәмнәр еш үткәрелә."Авыл көне","Урам бәйрәме".Бу дуслар,авылдашлар,сыйныфташлар белән генә очрашу түгел,әбәйрәмнәрне тради циягә кертү зур максат балып тора.Халык культурасы,традицияләре халыкның аерылгысыз бер өлеше.Яшь буынны т әрбияләүдә дә зур әхәмияткә ия әлеге бәйрәмнәр.22 июль көнне Йосыф-Алан авыл клубында Авыл көненә иртәдән әзерлек башланды.Әлеге чарада Йосыф-Алан авыл клубы мөдире,Юлбат мәдәният йорты,библиотека,Тенеки авыл клубы ,хезмәткәрләре катнашты.Авылдашлар,кайткан кунаклар төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар.Бәйрәм татар халык уеннары "Гөлбану,"Наза","Биш парлы"һ.б уеннар белән үрелеп барды.Соңыннан табын артында самовардан  күчтәнәчләр белән чәй эчү.булды.Халык таралырга ашыкмады.Дискотека,татарча бию белән тамамланды әлеге бәйрәм

Тэги: Йосыф-Алан авыл клубы

31 июльдә Лесхоз мәдәният йортына Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният комитеты рәисе Ямпольская Елена Александровна үз кызы белән килде. Кечкенә кунак әкият герое Баба Яга белән очраша, алар төрле уеннарда уйныйлар. Кунаклар көчле эмоцияләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

30
июль, 2023 ел
якшәмбе

Кичке уеннар – алар һәркем күңелендә сакланучы онытылмаслык күңелле мизгелләр. 30 июль көнне Өтернәс авыл клубы “Чишмә буенда” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырды. барлык эшләрен читкә куеп чарага килгән апалар халкыбыз уеннарын уйнадылар, җырладылар, үткәннәрне искә алып көлештеләр. 

Тэги: Өтернәс авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International