ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

03 август көнне Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында балалар өчен Карбыз көненә багышланган «Күңелле карбыз көне» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Карбыз көне кебек гадәти булмаган бәйрәм җәйнең соңгы аенда, бахчаларда баллы җиләкләр өлгергәндә билгеләп үтелә. Башта балалар карбыз барлыкка килү тарихын белделәр. Соңыннан алар белән төрле кызыклы конкурслар үткәрелде, кроссвордлар чишелде. Ахырдан балалар татлы карбыз белән сыйландылар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

 

 

3 августта Керәнне  авыл клубында балалар өчен "Карбыз әфәнде" дип исемләнгән  танып белү сәгате уздырылды. Чара балалар һәм өлкәннәрнең бу яраткан ризыкларына кагылышлы кызыклы фактлар белән танышудан башланды. Карбыз җиләк булып исәпләнә. Бу балаларны бик гаҗәпләндерде. Балалар карбыз турында тагын бик күп кызыклы мәглуматлар белделәр. Мәсәлән, карбызның эче  кызыл һәм алсу гына түгел, хәтта зәңгәр, шәмәхә, сары һәм кара төсләрдә була . Соңгылары Япониядә генә үсә. Шулай ук бу  культураның дәвалау үзлекләре һәм төрле формалары турында сөйләделәр. Ә чара ахырында балалар сусыл һәм татлы карбыз белән сыйландылар. Карбыз  көне барысына да бик ошады,

Тэги: Керәнне авыл клубы

3 август көнне, «Культура для школьников» проекты кысаларында, Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Фәтхуллина С.М. Шәмәрдән модель китапханәсе белән берлектә яшьләр өчен «Иске тышлыкларның серләре» дигән әдәби квест үткәрделәр. Квест башында балаларга маршрут кәгазе тапшырылды, аның буенча алар китапханәнең төрле нокталарында төрле биремнәр үтәргә тиеш булдылар. Бу биремнәр мондый иде: балалар китапханәсендә «Югалтулар», өлкәннәр абонементында «Сакчылар серләре», уку залында «Классикада патша кызлары», каталогта «Китапларны тап», ябык фондта «Әдәбияттагы саннар». Һәр дөрес җавапка яшьләр мәкаль төзер өчен сүзләр алдылар. Квест ахырында китапханәгә кергән яңа «иске» китаплар белән танышу булды. Чара бик мавыктыргыч узды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

3 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен Бөтендөнья карбыз көненә багышланган «Арбузник» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара башында карбызның кыскача тарихы, аның килеп чыгышы һәм сәламәтлек өчен туклыклы үзлекләре турында сөйләнелде. Аннары балалар зур кызыксыну белән төсле кәгазьдән карбыз кисәкләре формасында төрле эшләнмәләр ясадылар һәм төп ингредиент буларак карбызны кулланып төрле татлы ризыклар әзерләп булуы турындагы фикерләр белән уртаклаштылар. Соңыннан барлык катнашучылар татлы җиләк тәменнән ләззәт алдылар. Мәгълүмат сәгате балаларга карбыз һәм аның файдалы үзлекләре турында яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә Байлар Сабасының истәлекле урыннарга экскурсия оештырдылар. Без ял паркына, балалар мәйданчыкларына, дан аллеяларына, шулай ук Гаилә паркына бардык. Без балалар белән күңелле һәм файдалы вакыт үткәрдек.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

1 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты ,Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары  һәм авылдашлар белән берлектә Арча районы Яңа Кырлай поселогының тарихи урыннары буенча экскурсиядә булдылар. Яңа Кырлай-кечкенә һәм бик уңайлы Татар бистәсе. Бу бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган җире. Моннан тыш, Яңа Кырлайда Кыш Бабай резиденцияседә урнашкан. Г.Тукай тәрбияләгән Сагди абзый йорты , халык архитектурасы һәйкәле Әхмәтхан байның 1893 елда төзелгән ике катлы агач йорты булуы белән дә дан тота. Г .Тукай музеенда кунаклар шагыйрьнең үз әсәрләрен иҗат иткән атмосфераны тоя ала.Музей хезмәткәрләре экспонатларны күрсәттеләр һәм кунакларга бөек шагыйрьнең ятим балачагы, вакыйгаларга бай яшьлеге һәм иҗади мирасы турында җентекләп сөйләделәр. Экскурсия һәркемгәдә  бик ошады.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2 август конне Елыш авыл клубында Россиядэ укытучы хэм остаз елы унаеннан "Укытучы жирдэ мэнгелек" дигэн исем астында балалар белэн укытучыларга багышланган жырлар тынладык. Балаларга ин беренче боек остазлар К.Д. Ушинский, В.А.Сухомлинский, А.С. Макаренко турында сойлэп утелде. Укытучы хезмэтенен авыр хэм жаваплы булуын, балалар белэн уртак тел табып, аларга тирэн белем биру серлэре турында сойлэштек. Хэр баланын узенен яраткан укытучысы була. Балалар узлэренен беренче укытучылары турында сойлэделэр. Кичэ барышында уен оештырылды, жырларнын исемнэрен кем тизрэк эйтэ, шуларга баллар бирелде.

Тэги: Елыш авыл клубы

 2 августта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья мәчеләр көннә багышланган кызыле  мәгълүмәт сәгате  үткәрделәр. Чара вакытында балалар бу матур мәчеләргә багышланган бәйрәмнең күп булуын белделәр. «МУР – викторина» сорауларына җавап биреп, чарада катнашучылар «әкияттәге» мәчеләрне, «мәче» билгеләрен искә төшерделәр, ни өчен мәчеләргә мыек кирәклеген, мәче үз хуҗасына кайтыр өчен нинди араны үтә ала икәнен белделәр. Аннары балаларга мәче пазылын  җыярга тәкъдим ителде. Балалар бик теләп аны  җыйдылар, ләкин күп өлешләрдән бербөтенне җыю җиңел булмады. Мондый уеннар уенчыларга яхшы кәеф һәм файда китерә.Һәр катнашкан балага бүләк бирелде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Актив һавада уйнау белән табигатькә Экскурсия-каникул вакытында сәламәтлеккә файда китерү өчен бик яхшы ысул. 2 августта Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә балалар өчен "Бәхетле балачак" дип аталган экскурсия үткәрде.Шулай ук балалар командалар арасында ярыштылар. Актив уеннардан соң балалар тәмле ризыклар белән сыйланалар.

Тэги: Туктар авыл клубы

2 август  көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә шагыйрьнең тууына 75 ел тулуга багышланган "Сөенсеннар әлә сабыйлар" әдәби сәгате узды. Г.Тукай исемендәге республика премиясе М.Җәлил һәм А. Алиш исемендәге халыкара премия. Х.К. Андерсен Роберт Мөгаллим Улы Миңнуллин. Ул рус, татар һәм башкорт телләрендәге әсәрләр авторы. Бик күп китаплар язган, аларның күбесе балалар өчен. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аның искиткеч шигырьләрен укыдык . Укучыларга "Шигъри талгәшләр"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде..

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International