3 августта Керәнне авыл клубында балалар өчен "Карбыз әфәнде" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Чара балалар һәм өлкәннәрнең бу яраткан ризыкларына кагылышлы кызыклы фактлар белән танышудан башланды. Карбыз җиләк булып исәпләнә. Бу балаларны бик гаҗәпләндерде. Балалар карбыз турында тагын бик күп кызыклы мәглуматлар белделәр. Мәсәлән, карбызның эче кызыл һәм алсу гына түгел, хәтта зәңгәр, шәмәхә, сары һәм кара төсләрдә була . Соңгылары Япониядә генә үсә. Шулай ук бу культураның дәвалау үзлекләре һәм төрле формалары турында сөйләделәр. Ә чара ахырында балалар сусыл һәм татлы карбыз белән сыйландылар. Карбыз көне барысына да бик ошады,