ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2023 ел
якшәмбе

30 июль конне Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты белгечләре белән берлектә "Җэйнен җылы кичләре" дип исемлэнгэн кичке утыру оештырылды. Экзюпери үз вакытында: "дөньядагы иң зур затлылык — кеше аралашуының затлылыгы " дип язган. Әгәр дә сезне чәйгә, чәй эчәргә чакыралар икән, димәк, сезне аралашырга, дусларча сөйләшергә чакыралар. Утыруга авыл халкы килде.Кичке утырышлар милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатларында оештырыла. Очрашулар-безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе.Кич күңел җырлары белән өстәл артында дәвам итте.Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләштерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә кешеләр балачакларын искә төшереп, яшь чакта хезмәт көненнән соң ничек кичке утырулар оештырганнарын сөйләделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

2023 елның 30 июлендә Яңа Мичән мәдәният йортында джут белән филиграни техникасында эшләү буенча чираттагы мастер - класс узды. Джут филиграны-кул эшләнмәләренең чагыштырмача яңа юнәлеше, ул гади джут җептән күп кенә бөгелешләр, тамчылар, талпаннар белән күләмле Ажур эшләрен булдырырга мөмкинлек бирә. Технология төрле декорьлар ясау өчен кулланыла. Материал үзе табигый җепсел, аның белән эшләү җиңел һәм кеше өчен бөтенләй куркынычсыз. Дәрестә балаларыбызга филигран технологиясен үзләштерергә һәм бу техникада салфетка өчен стендлар ясарга тәкъдим ителде. Бу һөнәрдә бик күп вак элементлар бар, һәм безнең һөнәрчеләрдән көч кирәк иде. Иҗади дәресләр үткәрелде, анда безнең осталар әзер трафарет буенча файлга булачак салфетканың рәсемен ябыштырдылар. Салфеткалар бик матур килеп чыкты. Катнашучылар саны -12 кеше. Тамашачылар саны -0. Пушкин картасы буенча- 10 билет.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

29
июль, 2023 ел
шимбә

Гармун - мәдәният һәм тарихның бер өлеше булып калмаган, һәрвакыт татар халкының җанын, темпераментын һәм менталитетнын чагылдыручы музыка коралы булып торган. 28 июль көнне Шекше һәм Алан-Елга авылларында кунакта "Уйнагыз гармуннар" тапшыруының сьемкалары белән "Татарстан"Дәүләт телерадиокомпаниясенең сьемка командасы булды. Әлеге тапшыруны Татарстанның атказанган артисты һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Наил Сәгъдиев һәм Айзилә Батырханова алып барды. Әлеге тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән башкарылды. Тапшыруның төп тематикасы-тамашачыларга үзешчән артистларны, гармунчыларны,баянчыларны, өлкәннәрне һәм балаларны күрсәтү, Шекше авылында программа командасын "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы кызлары икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, аннары "Чабатачы" уенын күрсәттеләр. Программаны төшерүчеләр соңрак Шәриповлар гаиләсе йортына кузгалды. Рәкип Шәрипов - "Зиляйлюк" фольклор коллективының алыштыргысыз аккомпаниаторы алып баручыларга баянда уйнарга ничек өйрәнгәне турында сөйләде. Шулай ук Галимовлар гаиләсен төшерәләр, анда алар бабалы- оныклы Ренат абый һәм Аязны төшерделәр. Бераздан телевизион команда Алан- Елга авылына гармунчы-баянчылар династиясе Таҗиевлар гаиләсе йортына юл алды, алар анда интервью алдылар һәм гармуннар музее белән таныштылар. Шулай ук программаны төшерүдә баянчылар Рафаэль Сафин,Инсаф Гыйләҗетдинов һәм "Зиляйлюк"фольклор коллективы да катнашты. Программаны төшерүне оештыру район мәдәният йорты методисты Зинфира Камилевна һәм Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән башкарылды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Россия Мәдәният министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 2023 елның 24-30 июлендә ел саен «мәдәни шимбә " акциясе уза. Россия халыклары уеннары, Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. 28 июльдә Тимершыкмәдәният йорты да бу акциядә катнашты. Чара башында сәнгать җитәкчесе балаларны татар мәдәнияте белән таныштырды. Аннары балалар белән «Самавыр», «Әтәчле», «Йөзек салыш», «Почмак алыш», «Гөлбану» кебек халык уеннары уйналды. Балалар шулай ук татар халык  мәкальләрен, табышмакларын чиштеләр. Халык уеннары ярдәмендә балалар вакытларын күңелле итеп үткәреп кенә калмыйлар, ә җитезлек һәм батырлык та өйрәнделәр.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

29 июльдә Корсабаш мәдәният йортында Өчилеавыл клубы  һәм китапханә мөдирләре белән берлектә Капка тобендә исеме астында урам бәйрәме оештырыла һәм үткәрелә. Безнең авыл талантларга бай, кем җырлый,кем бии, кем гармунда, баянда, тальянкада уйный. Кич бик дәртле һәм кызыклы булды.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

29 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Моңнар агыла туган авылымда" дип исемләнгән урам концерты үткәрелде. Концертта җырлар, төрле биюләр һәм күңелле тамашалар тәкъдим ителде. Концерт бик күңелле килеп чыкты. Концерттан соң барысы да уха, тәмле коймаклар белән сыйландылар. Чара җәйге дискотека белән тәмамланды.

 

Тэги: Оет авыл клубы

29 июльдә Лесхоз мәдәният йорты территориясендә хезмәткәрләр «Дуслык елмаюдан башлана»дигән урам концерты үткәрәләр. Ул Халыкара Дуслык көне хөрмәтенә оештырылган. Халыкара дуслык көне БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2011 елда кабул ителде. Шул вакыттан бирле аны ел саен 30 июльдә барлык илләрдә билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты гади һәм аңлаешлы төрле дин һәм мәдәният кешеләренә уртак тел табарга, ышанмаучанлыктан котылырга һәм конфликтларны бетерүгә ярдәм итү. Концертта җанлы, шул исәптән дәртле җырлар яңгырады. Алар төрле халыкларның биюләре белән чиратлашалар, күңелле уеннарсыз да булмый. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды, халыктан бик күп уңай эмоцияләр һәм ачык рәхмәтләр булды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

29  июльдә Керәнне авыл клубы «Кешеләргә елмаюың өләш» дип исемләнгән акция үткәрде. Бу акция башкаларга яхшылык эшләү һәм күтәренке кәеф бүләк итү максатыннан эшләнде. Көтелмәгән күңелле хәлләр һәрвакыт кешене сөендерә, аның кәефен күтәрә, күңелсезлектән  коткара ала. Катнашучылар смайликлар  ясадылар, урамга чыктылар һәм үтеп баручыларга елмаюлы  смайликлар тараттылар һәм үзләренең нурлы елмаюларын бүләк иттеләр! Елмаю-кәеф символы, һәр кешенең эчке дөньясын чагылдыру. Аның ярдәмендә мавыктырырга, сорарга, ышандырырга мөмкин. Елмаю  һәртөрле тормыш ситуацияләрендә ярдәм итә, кешеләрне үзенә җәлеп итә. Мөмкин кадәр еш елмаегыз һәм бөтен дөнья сезнең яхшы кәефегез турында белсен!

Тэги: Керәнне авыл клубы

28
июль, 2023 ел
җомга

28 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Без коррупциясез дөнья телибез»  дигән тематик сәгать үткәрде. Коррупциягә каршы көрәш - хәзерге заманның төп мәсьәләләренең берсе. Чара әңгәмә формасында узды. Чарада «коррупция»төшенчәсе каралды. Чара башында коррупциянең нәрсә икәне, шулай ук аның билгеләре һәм коррупциянең зыяны турында сөйләштек. Чара ахырында һәркемгә мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

 

Тэги: Оет авыл клубы

 28 июль конне Сулэ авыл клубында балаларга "Чалгы чыны серлэре" мастер класс уткэрделэр.Борынгы татар халкында печэн  чабу йолалар белән үрелеп барган. Уңай шартларда печэн җыю авылның иң күңелле эшләренең берсе булып санала. Киптерелгән үләнне хатын-кызлар һәм кызлар шунда ук таратканнар, ягъни, ул яхшырак кипсен өчен, тырма белән эшлэгэннэр. Аларны биек өемнәргә җыйганнар. Шаяртулар, җырлар белән көннең никадәр тиз узганын сизми дэ калганнар.

 

Хәзер исә яңа заман килде, анда безнең өчен бөтен эшне диярлек техника башкара һәм бу йолалар һәм гореф-гадәтләр үз кыйммәтен югалта һәм халык арасында онытыла. Бу күренешне булдырмас өчен, без «Чалгы чыңы серләре»темасына мастер-класс оештырырга булдык. Чара территориядә узды. Монда балалар үзләре өчен күп яңа мәгълүмат ала алдылар. Алар чалгыны  ничек эзерлэулэрен, печәнне тигез итеп киптерү өчен ничек дөрес чабуларын карадылар, шулай ук үзләре дә мастер-классларда актив катнаштылар,Бу чара һәр бала өчен кызыклы булды. Печән чабу бәйрәме - яхшы бәйрәм булган, анда кеше бердэм булып, кунелле итеп эшлэгэн.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International