28 июль конне Сулэ авыл клубында балаларга "Чалгы чыны серлэре" мастер класс уткэрделэр.Борынгы татар халкында печэн чабу йолалар белән үрелеп барган. Уңай шартларда печэн җыю авылның иң күңелле эшләренең берсе булып санала. Киптерелгән үләнне хатын-кызлар һәм кызлар шунда ук таратканнар, ягъни, ул яхшырак кипсен өчен, тырма белән эшлэгэннэр. Аларны биек өемнәргә җыйганнар. Шаяртулар, җырлар белән көннең никадәр тиз узганын сизми дэ калганнар.
Хәзер исә яңа заман килде, анда безнең өчен бөтен эшне диярлек техника башкара һәм бу йолалар һәм гореф-гадәтләр үз кыйммәтен югалта һәм халык арасында онытыла. Бу күренешне булдырмас өчен, без «Чалгы чыңы серләре»темасына мастер-класс оештырырга булдык. Чара территориядә узды. Монда балалар үзләре өчен күп яңа мәгълүмат ала алдылар. Алар чалгыны ничек эзерлэулэрен, печәнне тигез итеп киптерү өчен ничек дөрес чабуларын карадылар, шулай ук үзләре дә мастер-классларда актив катнаштылар,Бу чара һәр бала өчен кызыклы булды. Печән чабу бәйрәме - яхшы бәйрәм булган, анда кеше бердэм булып, кунелле итеп эшлэгэн.