"Миллек бэйлэу йоласы"

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Дөньяда бәйрәмнәре булмаган халыклар юктыр. Татар халкы  тормышында гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләр  белән беррәттән халык бәйрәмнәре дә мөһим урын алып тора. 1 августта Керәнне авыл клубы "Балкыш" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә "Миллек бэйлэу йоласы" - кышка миллекләр әзерләү буенча фольклор-йола чарасы оештырды Чарада катнашучылар кышка каен, имән, әрем миллекләре  әзерләүне һәм миллекләр өчен дару үләннәре җыю йоласын  күрсәттеләр. Шулай ук каен миллекләренең  сәламәтлек өчен файдасы һәм мунчада ничек дөрес кулланылырга кирәклеге  турында әңгәмә кордылар. Җыр һәм уеннарсыз нинди бәйрәм соң? Тальян моңнарына кушылып урман буйларына җыр агылды. «Яшь гомер», «Күбәләк», «Мәтрүшкәләр», «Җидегән чишмә»… Җырлары җанга шифа бирсә, хуш исле үлән чәе тәнгә шифа булды. Яшьлек хәтирәләрен яңартып, җырлап, уйнап миллек бәйләделәр авылдашлар. Күңелле бәйрәм оештырганы өчен клуб мөдиренә рәхмәтләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International