ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Ут-кешенең күптәнге дусты. Һәрвакытта да кешеләр утны акыллы кулланырга омтылганнар. Ләкин ул кешелекнең иң явыз дошманы да булырга мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.9 августта, урман янгын күзәтчелеге көнендә, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Ут-кешенең дусты һәм дошманы” дип аталган әңгәмә үткәрделәр, анда катнашучылар ут белән эш итү кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген өйрәнделәр, янгыннарның сәбәпләрен һәм аңа каршы көрәш ысулларын карадылар. Алар белән янгын машинасы янында булдык.Балаларга ни өчен «Шырпы-балаларга уенчык түгел" дип аңлаттылар, ут белән уйнау куркыныч, һәм ут караусыз рәхимсез дошманга әверелергә мөмкин, бәла - казалар һәм бәхетсезлекләр китерә. Өйдә һәм җәмәгать урыннарында янгын чыккан очракта балалар белән эш итү алгоритмын җентекләп тикшердек, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерын “112” искә төшердек .Ахырда балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, янгын куркынычы булган төрле ситуацияләрне карадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

9 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель, балалар китапханәсе белән берлектә РФ Президенты тарафыннан хупланган «Россия яшүсмерләре» стратегик программасы кысаларында узган «Дарю тепло» Бөтенроссия социаль урам акциясендә катнаштылар. Әлеге акция урам социаль эшенең бер форматы булып тора һәм балигъ булмаганнарның хокуксыз тәртибен булдырмауга юнәлдерелгән. Акция барышында авыл яшүсмерләренә буш вакытларын үткәрүнең уңайлы ысуллары турында мәгълүмат бирелде, «#ДАРЮТЕПЛО» акциясенең тематик листовкалары һәм QR-кодлы ромашкалар таратылды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

9 август көнне Сәрдә авыл клубында Җирле халыклар көненә багышланган "Татарстанның мәдәни мирасы" дигән танып белү сәгате үткәрелде. Авыл клубы мөдире бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балалар төрле халыкның көнкүреш һәм җирле халыкларның фольклор үзенчәлеге белән таныштылар. Татарстан халыкларының бай мирасы һәм аларның көнкүреше, хезмәте, гореф-гадәтләрен белделәр. Аннары балалар кәгазь курчакларга төрле милли  киемнәр киерттеләр, алар арасында охшашлык һәм аерма таптылар. Чара ахырында "Түбәтәй" милли татар уены уйналды.

Тэги: Сәрдә авыл клубы

9 август конне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән «җылылык бүләк итәм»Бөтенроссия урам акциясен үткәрде.  Акция барышында мөдир балаларга ял итүнең альтернатив ысуллары турында сөйләде. Авыл клубларына, китапханәләргә барырга тәкъдим итте, анда төрле авторларның кызыклы әсәрләрен укырга гына түгел, ә чараларда, мастер–классларда катнашырга да мөмкин булачак. Өстәл уеннары уйнарга, төсле тематик күргәзмәләр белән танышырга да була.Буш вакытын файда белән үткәрү, урам тренажерларында спорт белән шөгыльләнү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Тематик истәлекләр тараттык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

 

Һәркемгә билгеле булганча, урманнар безнең төбәкне бизи. Урман-ул яшәү чыганагы, планетабызның үпкәләре, кеше сакчысы. Әмма урманның явыз дошманы — ут бар. Урман янгыны куркыныч. Урманда үз-үзеңне тоту культурасын, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш, табигать өчен җаваплылык хисен балачактан ук сеңдерергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 9 август  көнне, Керәнне авыл клубы мөдире, балалар өчен "Урманнарны янгыннан саклагыз!” дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында клуб мөдире балаларга урманның кеше тормышындагы роле, урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.  Аннан соң балалар “Урманны янгыннан саклагыз!" дигән темага рәсемнөр ясадылар. Балалар үз рәсемнәрендә ягылган учак урынында үсемлекләрнең генә түгел, җирнең дә януына игътибар иттеләр. Бу чара балаларга әхлакый, рухи, экологик һәм эстетик тәрбия бирүгә ярдәм итәргә һәм дөньяга дөрес караш формалаштыруга ярдөм итәр дип өметләнәбез. (катнаш 10)

Тэги: Керәнне авыл клубы

9 августта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен вилосипедлар белән күңел ачу программасы үткәрделәр. Һәр баланың велосипеды бар, ансыз тормыш күңелсез һәм бертөрле. Ә балалар велосипедчы кагыйдәләре белән танышмы соң ? Күпләре ул кагыйдәләр белән таныш түгел икән әле. Китапханәче балаларны алар белән таныштырып, вилосипедчы нинди булырга тиеш дигән әңгәмә оештырды.  Чаралар балаларда күңелле истәлекләр һәм тәэсирләр калдырды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

9 август конне, элекеге совет чорындагы кебек, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният хезмэткэрлэре һәм китапханә хезмәткәрләре агитбригаданың иҗади коллективы белэн берлектэ кыр станында "Икмәкчеләргә һәм механизаторларга дан" дип исемлэнгэн концерт программасы белән чыгыш оештырдылар. Урак өсте вакытында агитбригада механизаторлар алдында бай концерт программасы белән чыгыш ясарга тырышты, чөнки һәр сәгать кадерле, шуңа күрә бәйрәм озакка сузылмады. Шулай да җыелган урып-җыю хезмәтчәннәренә һәрнәрсәдән уңай энергия, күтәренкелек һәм хезмәт казанышлары алу өчен бу да җитәрлек була.Шулай ук игенчеләргә, аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады һәм аларга ныклы сәламәтлек, мул уңыш һәм нәтиҗәле эш вакытында яхшы һава торышы телэп, саубуллаштылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

8
август, 2023 ел
сишәмбе

8 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина балалар өчен «Веселые нотки» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында алып баручы балаларны музыка һәм сәнгать нигезләре белән таныштырды. Аннары һәр станциядә алар музыка белән бәйле биремнәрне үтәделәр. Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде: «Я начну, а ты продолжи», «Музыкальные слова» һәм «Я – актер». Кызыклы сәяхәт тынлы оркестр бүлмәсендә дәвам итте, Анда балаларга музыка кораллары һәм аларның тарихы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирелде. Киләсе биремне балалар хореография бүлмәсендә үтәделәр, анда алар бию сәнгате осталыкларын күрсәттеләр. Күңел ачу программасы балаларга мәдәният белән якыннан танышырга һәм бу өлкәнең төрле тармакларында үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8 августта Сулэ авыл клубында әзер камырдан уенчыклар ясау буенча мастер-класс узды. 

Балалар Дымков уенчыгы барлыкка килу тарихы белән таныштылар һәм Дымков уенчыгы Россиянең иң борынгы сәнгать кәсепләренең берсе икәнен белделәр. Ул 400 елдан артык яши һәм әле дә популярлыгын югалтмаган. Киресенчә, ул безнең илдә дә, аннан читтә дә үзгәрешсез уңыш белән файдалана. Элеге уенчыкнын туган шәһәре-Киров шәһәре. Балаларның иҗади эшләре узенчэлекле, якты төсләрдә килеп чыкты. Кирэк жирдэ без гуашь белән буядык идек, кирэк санамаган жирдэ киптерергә генә калдырдык.Катнашучылар 5, Пушкин картасы буенча 2 кеше.

Тэги: Сулэ авыл клубы

8 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» проекты кысаларында, төбәкнең тарихын, данлы үткәнен  барлауны дәвам итеп, Шәмәрдәндә яшәп, тиздән 103 яшен түгәрәкләп килүче Әдгамова Тайфә әби янында булдылар. Куп истәлекләр язып алынды, яшьлек елларында башкарылган җырлар, әйтем-йолалар видеоязмага теркәлде. Бу очрашудан  бик эчтәлекле фотоколлаж һәм документаль язма туган төбәгебез тарихын чагылдырган  «Без тарихта эзлебез» дип аталган кичәдә урын алачак.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International