"Урманнарны янгыннан саклагыз!” әңгәмә

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Һәркемгә билгеле булганча, урманнар безнең төбәкне бизи. Урман-ул яшәү чыганагы, планетабызның үпкәләре, кеше сакчысы. Әмма урманның явыз дошманы — ут бар. Урман янгыны куркыныч. Урманда үз-үзеңне тоту культурасын, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш, табигать өчен җаваплылык хисен балачактан ук сеңдерергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 9 август  көнне, Керәнне авыл клубы мөдире, балалар өчен "Урманнарны янгыннан саклагыз!” дип исемләнгән программа оештырды. Әңгәмә барышында клуб мөдире балаларга урманның кеше тормышындагы роле, урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.  Аннан соң балалар “Урманны янгыннан саклагыз!" дигән темага рәсемнөр ясадылар. Балалар үз рәсемнәрендә ягылган учак урынында үсемлекләрнең генә түгел, җирнең дә януына игътибар иттеләр. Бу чара балаларга әхлакый, рухи, экологик һәм эстетик тәрбия бирүгә ярдәм итәргә һәм дөньяга дөрес караш формалаштыруга ярдөм итәр дип өметләнәбез. (катнаш 10)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International