9 августта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен вилосипедлар белән күңел ачу программасы үткәрделәр. Һәр баланың велосипеды бар, ансыз тормыш күңелсез һәм бертөрле. Ә балалар велосипедчы кагыйдәләре белән танышмы соң ? Күпләре ул кагыйдәләр белән таныш түгел икән әле. Китапханәче балаларны алар белән таныштырып, вилосипедчы нинди булырга тиеш дигән әңгәмә оештырды. Чаралар балаларда күңелле истәлекләр һәм тәэсирләр калдырды.