8 август конне балалар өчен Сулэ авыл клубы мөдире Яңа Чишмәгә экскурсия оештырды, аны бу җәйдә безнең авылда ясадылар.
Безнең экскурсиянең максаты - балаларны чишмәләрнең барлыкка килүе белән таныштыру, балаларның кеше тормышында суның әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү, аларның пычрануы белән бәйле экологик проблемалар, аларны hичшиксез хәл итәргә кирәк икэнен анлату иде. Кечкенә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү һәм табигый ресурсларга, суга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньякүләм күзаллауны киңәйтү, туган як тарихы, истәлекле урыннары һәм экологиясе турында белемнәр тапшыру.
Авылыбызның матурлыгы әйтеп бетергесез. Балалар рәхәтләнеп сокландылар андагы матурлыкка, уйнадылар. Без барыбыз да канәгать калдык һәм безнең экскурсиягә бик шатландык.
7 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече А.И.Хуҗин «Акварель» халык биюе төркеменә йөрүче балалар өчен грузин костюмын бизәү буенча «Волшебство национального костюма» дип исемләнгән осталык дәресе оештырды. Чара башында алып баручы балаларга грузиннарның милли костюмнарының традицион элементлары турында сөйләде һәм аларның бизәлеше нигезләренә өйрәтте. Осталык дәресе программасында бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләр булды. Балалар белемнәрен практик эштә зур кызыксыну белән кулландылар. Материаллар белән эшләгәндә һәр катнашучы үз фикере һәм иҗади идеяләре белән уртаклашты. Мондый чаралар балаларга милли мәдәният белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан 6 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән балалар өчен әдәби кичә үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр. Татар җыры бөтен җирдә моңлы булуы белән дан тота. Халкыбыз аны эштә, кырда, туйларда һәм утырмаларда җырлаган.Фольклор бәйрәм- бию, шаяру, җыр-биюле уеннар һәм күңел ачулар белән үрелеп барды. "Гөлбану "," Наза" уеннары , катнашучылар башкарган җырлар һәркемнең күңеленә барып җитте.
6 август көнне Сәрдә авыл клубында Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган "Песиләр көне" дип аталган күңел ачу сәгате үтте. Бу матур хайваннарны дөньяның барлык илләрендә һәм шәһәрләрендә яраталар, аларга үз хөрмәтләрен һәм яратуларын күрсәтәләр. Чара башында Сәрдә авыл клуб мөдире бу рәсми булмаган бәйрәм турында сөйләде. Аннары балалар үз сәләтләрен мәчеләр төшерелгән рәсемнәрне буяп күрсәттеләр. Соңыннан мәчеләр турында шигырьләр укыдылар, алар арасында бөек татар шагыйре - Герой Муса Җәлилнең «Карак песи» шигыре дә бар иде. Чара ахырында катнашучылар татлы призлар алдылар.
Кочле, сэламэт булу очен, спорт белэн шогыльлэнергэ, саф хавада кубрэк йорергэ кирэк. Буш вакытларны саф хавада, иптэшлэрен белэн уйнау бигрэк тэ эйбэт. Буген, 6 август конне, Елыш авыл клубы янында, саф хавада балалар белэн "Бергэ кунелле хэм кызык" дип исемлэнгэн спорт уеннары уткэрелде. Балалар скакалка сикерделэр, туп хэм обруч ярдэмендэ уеннар уйнадылар, бадминтон уенын да бик яратып уйнадылар. Уеннардан хэрберсе кэнэгать калды, вакыт заяга тугел, файдалы утте.
Җәй искиткеч вакыт, балалар йөгерсен, сикерсен һәм күңел ачсын өчен махсус булдырылган кебек. Хәрәкәтчән уеннарны алалар белән аеруча яратабыз, чөнки алар - шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы. 3 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары белән саф һавада «Балалар дөньясында " дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.Чара барышында балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлеген һәм күңелле эстафеталарда күрсәтә алдылар. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар рәхәтләнеп уйнадылар. Балалар «Пионербол», «Тупны тап», «Куян» һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Саф һавада уеннар балаларга спорт рухын күтәрергә, командалап уйный белергә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Чара ахырында барлык балалар да татлы призлар алдылар.
4 августта Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч дәрес, ташка рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Таш рәсемнәр балалар өчен кызыклы техника. Чөнки мондый рәсемле ташлар, кәгазь рәсемнән аермалы буларак, яшь рәссамның «сәнгать әсәре» генә түгел, ә уенчык та. Балалар зур кызыксыну белән ташларга матур һәм искиткеч рәсемнәр ясадылар.
Балачакта һәркем үзенең үскәч кем булачагы турында хыяллана. Кемдер янгын сүндерүче яки очучы, кемдер профессиональ спортчы булырга хыяллана. 5 август көнне Шекше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм китапханәче балалар өчен «Минем хыялымдагы эш» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар дөньяда ничә һөнәр барлыгын һәм аларның кайсылары иң кирәкле икәнен белделәр. Шулай ук чарада катнашучылар бер-берсенә әти-әниләренең кем булып эшләве һәм үскәч үзләре кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. Балалар карандашлар, фломастерлар һәм буяулар кулланып төрле һөнәр вәкилләрен сурәтләделәр һәм ни өчен нәкъ менә шушы кешеләрне сайлаганнары турында сөйләделәр.
5 нче августта Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре hәм Лесхоз, Сабабаш авылы узешчән артистлары Саба бистәсенең "Гаилә" ял иту бакчасында әби- бабаларыбыздан килгән гореф- гадәтләрне дәвам итеп, "Кичке уен" оештырып, халык куңеленең нечкә кылларына утеп керделәр hәм халыкны куңелле ял иттерделәр. Без уз тарафыбызга Саба халкыннан җылы сузләр ишеттек, татар халык уеннары уйнадык, борынгы онытылып барган җырларны җырладык. Килдебәк мәдәният йорты мөдире Локманов Радик Әсхәт улы hәр чыгышны гармун моңына кумеп, әйдәп барды. Тамашачылар да, артистлар да ифрат дәрәҗәдә канәгать калып, рухи байлык алып таралыштылар.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 5 август көнне, Керәнне авыл клубы каршында "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә әзерләнгән кичәдә авылыбыз үзешчәннәре, кайткан кунаклар башкаруында җырлар яңгырады. Самавырлардан төзелгән күргәзмә дә, "Ак ашъяулык,җиз самавыр, өстәлемнен түрендә" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә тамашачы игътибарыннан читтә калмадв. Бәйрәмгә самавыр алып килүчеләр самавырларынын тарихы белән таныштырдылар. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Тамашачылар "Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә" "Самавыр күтәреп кем озаграк бии" кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Самавырга багышлап шигырь чыгаруда, самавырнын утын үрләтеп җибәрүдә дә көч сынашты бәйрәм кунаклары. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, күчтәнәчкә чәйләр тапшырылды. Шулай ук табын яме булган самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә авылдашлар актив булдылар. Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турындагы мәгълүматлар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе сый тулы табын янында хуш исле самавыр чәе эчү белән тәмамланды.