"Кичке уен" в Богатых Сабах (внепланово)

2023 елның 5 августы, шимбә

5 нче августта  Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре hәм Лесхоз, Сабабаш авылы узешчән артистлары Саба бистәсенең "Гаилә" ял иту бакчасында әби- бабаларыбыздан килгән гореф- гадәтләрне дәвам итеп, "Кичке уен" оештырып, халык куңеленең нечкә кылларына утеп керделәр hәм халыкны куңелле ял иттерделәр. Без уз тарафыбызга Саба халкыннан җылы сузләр ишеттек, татар халык уеннары уйнадык, борынгы  онытылып барган җырларны җырладык. Килдебәк мәдәният йорты мөдире Локманов Радик Әсхәт улы hәр чыгышны гармун моңына кумеп, әйдәп барды. Тамашачылар да, артистлар да ифрат дәрәҗәдә канәгать калып, рухи байлык алып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International