11 апрель көнне, Түбән Кама шәһәрендә яшәп, иҗат итүче якташыбыз, авылдашыбыз- Рушания апа Габбасованың "Сирень чәчәге" дип аталган яңа китабы басылып чыгу һәм матур юбилее уңаеннан "Кеше күңеле-ул бер галәм " дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды. Олы Нырты мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче әлеге җылы очрашуда катнашып, авторга иҗади уңышлар теләделәр. Рушания апа Габбасова Түбән Кама шәһәренең" Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзасы.Шәһәр,муниципаль район мәгарифенең ветераннар Советы рәисе, шигырьләр җыентыклары авторы.Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларның саны да көннән-көн арта бара. Олы Нырты авылы тарихы турында язылган"Актым чишмә буенда" дип аталган әдәби-документаль китабында авылдашларыбыз турында бик җылы, матур истәлекләр тасвирлана.Әлеге җылы очрашу авылдашыбызның иҗатына соклану, горурлану хисләрен тагында арттырды.