Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 5 август көнне, Керәнне авыл клубы каршында "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә әзерләнгән кичәдә авылыбыз үзешчәннәре, кайткан кунаклар башкаруында җырлар яңгырады. Самавырлардан төзелгән күргәзмә дә, "Ак ашъяулык,җиз самавыр, өстәлемнен түрендә" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә тамашачы игътибарыннан читтә калмадв. Бәйрәмгә самавыр алып килүчеләр самавырларынын тарихы белән таныштырдылар. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Тамашачылар "Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә" "Самавыр күтәреп кем озаграк бии" кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Самавырга багышлап шигырь чыгаруда, самавырнын утын үрләтеп җибәрүдә дә көч сынашты бәйрәм кунаклары. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, күчтәнәчкә чәйләр тапшырылды. Шулай ук табын яме булган самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә авылдашлар актив булдылар. Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турындагы мәгълүматлар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе сый тулы табын янында хуш исле самавыр чәе эчү белән тәмамланды.