8 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» проекты кысаларында, төбәкнең тарихын, данлы үткәнен барлауны дәвам итеп, Шәмәрдәндә яшәп, тиздән 103 яшен түгәрәкләп килүче Әдгамова Тайфә әби янында булдылар. Куп истәлекләр язып алынды, яшьлек елларында башкарылган җырлар, әйтем-йолалар видеоязмага теркәлде. Бу очрашудан бик эчтәлекле фотоколлаж һәм документаль язма туган төбәгебез тарихын чагылдырган «Без тарихта эзлебез» дип аталган кичәдә урын алачак.