6 ноябрь көнне Олы Нырта мәдәният йортында төрле һөнәр ияләренен берләштергән «Бар һөнәрдә кирәкле »дигән очрашу кичәсе булып узды. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты, китапханәче, Чабья-Чурча авыл клубы хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чарада катнашучылар үзләренең һөнәрләре, авырлыклары һәм шатлыклары турында сөйләделәр, үзләренең сайлавына нәрсә йогынты ясавын искә төшерделәр. Очрашуда мәктәп яшендәге балаларда сайлау һәм яшьләр катнашты. Алар өчен профориентацион әдәбият тәкъдим ителде. Очрашуда бүгенге бәйрәмгә - Конституция көненә игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Төп Законының аерым бүлекләрен карадылар.
Ел саен 6 ноябрь көнне республикабызның төп бәйрәмнәренең берсе — Конституция көне билгеләп үтелә.
6 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәчесе белән берлектә «Безне берләштерә торган көн» исемле тарихи экскурсия үткәрделәр. Чара башында катнашучыларны республикабызның Дәүләт символикасы, традицияләре, конституция кабул итү тарихы белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Туктар авыл клубы «республиканың Төп законы»дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде. Законнарның әһәмияте һәм Конституция законнарын үтәүнең мөһимлеге, шулай ук Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләштеләр, бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.
6 ноябрь көнне Сулэ һәм Түбән Утар авыл клублары ,Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Тимершык мәдәният йортында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Артистларыбыз тамашачыларга шэп кэеф булэк иттелэр,э тамашачылар рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк итте.
Музыка бөтен дөньяны рухландыра, җанны канатлар белән тәэмин итә, хыялның очуына ярдәм итә; музыка бар булган нәрсәгә тормыш һәм күңел ачу бирә. Аны бөтен гүзәллекнең һәм бөтен бөеклекнең гәүдәләнеше дип атарга мөмкин. Бүген Өтернәс авыл клубында Республика Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында "Мин җанымны музыка белән дәвалыйм" дип аталган музыкаль кунак бүлмәсе узды, анда катнашучылар күңелле ял иттеләр, яраткан җырларын тыңладылар, аларны башкара алдылар һәм музыкаль викторинада, халык уеннарында катнаштылар.
6 ноябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә "Татарстан флагы" мастер-класс үткәрделәр Балалар бик теләп тематик эшләнмәләр әзерләделәр. Чарада катнашучыларга законның 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның ХІІ сессиясендә кабул ителүе, аның структурасы һәм республика гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштыруы турында сөйләделәр. Чара барышында балалар Татарстан Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.
6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә, Лесхоз мәдәният йортында «Мин –Татарстан гражданины» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Татарстан Республикасы Конституциясе - аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп кануны. Нәфыйкова Г.И. чарада катнашучыларга законның 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның ХІІ сессиясендә кабул ителүе турында сөйләде, аның структурасы һәм республика гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар Татарстан Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.
6 ноябрь көнне Сула һәм Түбән Отар авыл мәдәният йортлары ,Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Тимершык мәдәният йортында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән позитив диңгезен алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.
5 ноябрь көннеЮгары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Конституциясе көненә “Татарстан белгечләре” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен сораулары тематик блогларга бүленгән иде. Катнашучылар үзләренең белемнәрен Татарстан тарихы, әдәбият,сәнгать өлкәсендә тикшерә, киңәйтә алдылар, Татарстанда яшәүчеләрнең милли гореф-гадәтләре турында искә төшерделәр. Чара “Мин яратам сине, Татарстан” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
6 ноябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән
берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә рәсемнәр конкурсы
үткәрелде.Чара башында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан
Республикасы Конституциясенең төп законнары белән таныштылар,
республикабызның төп символлары турында искә төшерделәр,
Конституциянең Кеше хокуклары һәм бурычлары, күпмилләтле халык
мәнфәгатьләрен яклау тасвирланган республикабызның Төп законы булуын
белделәр.Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар. Аларның иҗат эшләре
матур һәм матур килеп чыкты.