Татарстанда иң яхшы яшьләр хәрәкәтләренең берсе – КВН- быел 30 еллыгын билгеләп үтә! Казан шәһәренең "УНИКС" спорт комплексында узган Чемпионнар кубогында тамашачылар күп санлы матур номерлар һәм онытылмас мәзәкләр бүләк иткән командаларының чыгышларын күрә алды! Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А.Хисмәтова, аккомпаниаторы Р. Н. Шәрипов) юбилей уенында катнашып, Зур алтын чемпионнар кубогына ия булган «Татар лигасы» командасы составында чыгыш ясады.
Районыбызда "Шәҗәрә фестивале" бара, бәйге буларак оештырылучы бу чарада Шекше җирлеге данын зур һәм борынгы, 9 буыны, 17 тармагы билгеле булган Әндәр нәселе яклады. Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авылларындагы күпсанлы гаиләләрне, 1191 кешене берләштерүче әлеге нәсел оныклары районкүләм "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесе кысаларында чыгыш ясады. Тематик исемнәр астында тупланган күргәзмә өлешендә комиссия һәм килгән кунаклар "Әндәр бабай капкасы" аша үтеп тарихи материаллар, буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкарьләр, уңышлар, казанышлар, хезмәт династияләре, гаилә ашлары белән танышты. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрәгә булды, аның шушы нәсел кияве Фәнил Гарәфетдинов ясап биргән зур форматы иң түрдән урын алды. Шәҗәрәне төзүче Гөлгенә Раиф кызы тулы мәгълүматлар бирде, кызыклы фактлар хакында сөйләде. Нәсел белән таныштыру сәхнәдә дәвам итте, "Агачның тамыры җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән визитка олешендә илледән артык катнашучы чыгыш ясады.
9 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара фашизмга, расизмга һәм антисемитизмга каршы көнгә багышланган «фашизмга юк» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар фашизм, расизм, антисемитизмның нәрсә икәнен искә төшерделәр, бу фаҗигагә нинди вакыйгалар китергәнен һәм моңа кем гаепле икәнен белделәр. Чара азагында балалар белән төрле милләт, дин, мәдәният һәм социаль төркем кешеләре арасында үзара аңлашу һәм ихтирамның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
8 ноябрь көнне Туктар авыл клубы яшьләр белән "һәр кеше җәмгыятьтә үз урынын таба һәм файдалы була ала"дигән темага әңгәмә үткәрде.Яшьләр чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңлады.Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар .Бер бизнесмен үзенең карьера үсеше турында сөйләде һәм яхшы киңәшләр бирде.
8 ноябрь көнне Туктар авыл клубы яшьләр белән "һәр кеше җәмгыятьтә үз урынын таба һәм файдалы була ала"дигән темага әңгәмә үткәрде.Яшьләр чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңлады.Балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар .Бер бизнесмен үзенең карьера үсеше турында сөйләде һәм яхшы киңәшләр бирде.
8 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район фестиваленең зона туры булып узды.анда Мичән, Шекше һәм Олы Шыңар авыл җирлекләреннән килгән буын вәкилләре катнашты. Гаилә кыйммәтләре-дәүләтнең нигезе ул, чөнки нык гаиләләрдә җәмгыятьнең әхлакый нигезләре саклана һәм илнең иминлегенә нигез салына. Бу фикер бәйрәмдә берничә тапкыр яңгырады. Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә, Оет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Олы Шыңар авылыннан Хаҗиевлар нәселен тәкъдим иттеләр. 66 елдан артык бергә яшәгән Дания апа һәм Равил абый Хаҗиевлар, чыннан да, хөрмәткә лаеклы гаилә, алар үз үрнәкләре белән никах бәйләнешләренең никадәр нык була алуын күрсәтә. Һәр гаиләнең танышу тарихы, көнкүреш үзенчәлекләре, Хаҗиевлар нәселенең гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр. Фойеда күргәзмә оештырылды, анда жюри әгъзаларына үз куллары белән әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары, шулай ук кулдан эшләнгән әйберләр һәм, әлбәттә, Хаҗиевлар нәселенең генеологик агачы тәкъдим ителде.
8 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт оештырдылар. Алар яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
7 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре белән "Матурлыкны үзебез иҗат итәбез «дип исемләнгән иҗат остаханәсе үтте. Олы яшьтәге кешеләр белән иҗат итү аларның хисләренә, теләкләренә, хыялларына юл ача, төрле ситуацияләргә мөнәсәбәтләрен үзгәртә. Бүген матур чәчәкләр ясау белән бик теләп шөгыльләндек. Иҗади активлык өлкәннәргә иң мөһимен – яшәү көчен һәм яшәү теләген бүләк итә. Кызыклы шөгыль белән мавыгу вакытны файдалы уздырырга, начар нәрсәләр турында уйламаска һәм иң мөһиме – интеллектуаль һәм физик форманы лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Иҗат озын гомер серләренең берсе бит.
7 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район фестиваленең чираттагы этабы булып узды. Фестивальдә Юлбат, Сатыш һәм Килдебәк авыл җирлекләре гаиләләре катнашты. Әлеге бәйгедә Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Туктар авыл мәдәният йорты, китапханә һәм Мартын авыл мәдәният йорты белән берлектә Килдебәк авылыннан Габдрахмановлар гаиләсен тәкъдим иттеләр. Балалар, ата-аналар, Биләр, бабайлар гаиләләре белән сәхнәдә бергәләп үзләренең оригиналь һәм бик күңелгә үтеп керә торган номерлары белән чыгыш ясадылар. Музыкаль номерлар белән театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Мөгаллимнәр династиясенең буыннарын күрү аеруча күңелле булды.Һәр команданың үз үзенчәлеге бар иде. Сәхнә чыгышларыннан тыш, мәдәният йорты фойесында да иҗади күргәзмә оештырылды. Йоннан кулдан эшләнгән әйберләр, картиналар, кул эшләре, династияләрнең музей экспонатлары, традицион кулинария эшләнмәләре тәкъдим ителде, ә күргәзмәнең төп экспонаты
7 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» ("гаилә истәлеге-буыннар тарихы") район Шәҗәрә фестиваленең чираттагы этабы узды. Фестивальдә Юлбат, Сатыш һәм Килдебак авыл җирлекләре гаиләләре катнашты. Әлеге конкурста Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Тнәкәй һәм Йосыф Алан авыл клублары белән берлектә, Юлбат авылыннан Рәхимуллиннар гаиләсен тәкъдим иттеләр.
Балалар, би-бабайларның әти-әниләре гаиләләре белән сәхнәдә бергәләп үзләренең оригиналь һәм бик күңелгә үтеп керә торган номерлары белән чыгыш ясадылар. Музыкаль номерлар белән театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Мөгаллимнәр династиясенең буыннарын күрү аеруча күңелле булды. Һәр команданың үз үзенчәлеге бар иде.
Сәхнә чыгышларыннан тыш, мәдәният йорты фойесында да иҗади күргәзмә оештырылды. Анда йоннан кулдан эшләнгән әйберләр, картиналар, кул эшләре, династияләрнең музей экспонатлары, традицион кулинария эшләнмәләре тәкъдим ителде, ә күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды.
Барлык чыгышлар көчле алкышлар белән үрелеп барды. Тамашачылар теге яки бу буын, катнашучылар династиясе белән элемтә табарга тырышып, игътибар белән тыңладылар. Чара ахырында жюри әгъзаларына сүз бирелде. Авыл җирлекләре башлыклары катнашучыларны татлы бүләкләр белән бүләкләделәр.