"Матурлыкны үзебез иҗат итәбез «

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

7 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре белән  "Матурлыкны үзебез иҗат итәбез «дип исемләнгән иҗат остаханәсе үтте. Олы яшьтәге кешеләр белән иҗат итү аларның хисләренә, теләкләренә, хыялларына юл ача, төрле ситуацияләргә мөнәсәбәтләрен үзгәртә. Бүген матур чәчәкләр ясау белән бик теләп шөгыльләндек. Иҗади активлык өлкәннәргә иң мөһимен – яшәү көчен һәм яшәү теләген бүләк итә. Кызыклы шөгыль белән мавыгу вакытны файдалы уздырырга, начар нәрсәләр турында уйламаска һәм иң мөһиме – интеллектуаль һәм физик форманы лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Иҗат озын гомер серләренең берсе бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International