6 ноябрь көнне Сула һәм Түбән Отар авыл мәдәният йортлары ,Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Тимершык мәдәният йортында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән позитив диңгезен алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.