День Конституции в Кильдебякском СДК

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

  Ел саен 6 ноябрь көнне республикабызның төп бәйрәмнәренең берсе — Конституция көне билгеләп үтелә.

 6 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәчесе  белән берлектә «Безне берләштерә торган көн» исемле тарихи экскурсия үткәрделәр. Чара башында катнашучыларны республикабызның Дәүләт символикасы, традицияләре,  конституция кабул итү тарихы белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International