ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Шекше мәдәният йортында үзешчән җырчы,«Зиләйлүк» фольклор коллективы солисты Фирдәүсә Нәзирова хөрмәтенә «Жырлап узган гомер» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Фирдәүсә ханым үзенең хезмәт һәм иҗат юлын тулысынча халыкка хезмәт итүә багышлаган шәхес. 2013 елда оештырылган Саба мәдәният йортының «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең дә иң сәләтле җырчысы да әле ул. Һәрвакыт игътибар үзәгендә Фирдәүсә ханым,төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Гаилә - аның төп таянычы, ире Рәсим белән тату гомер итәләр, балалары, оныклары, авыл халкы өчен үрнәк булып яшиләр. Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде. «Игенче» җәмгыяте, Саба районы ветераннар советы вәкилләре, Шекше авыл җирлеге башлыгы, ХәнифТимербаев һәм Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге иҗат коллективлары, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

25 февральдә «Оста куллар» клуб берләшмәсендә катнашучылар табигать һәм иҗат дөньясына чумдылар һәм күркәләрдән искиткеч матур панно ясый башладылар. Теләсә нинди иҗади эшләрне төрле зурлыктагы, төрле вариациядәге күркәләр белән бизәргә мөмкин. Күркәләрдән ясалган картиналар бик популяр, чөнки мондый композицияләр күзне шатландыра, шулай ук бик үзенчәлекле күренә. Күркәләрдән ясалган картиналарны теләсә кайсы бәйрәмгә бүләк итәргә була. Тиздән без ярата торган 8 март бәйрәме дә җитә. Ә иң мөһиме алар үз кулларың белән һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт белән эшләнгән!

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Әти-минем таянычым» дигән уен программасы узды. Чара барышында әтиләр һәм балалар викторина сорауларына җавап бирделәр."Ватанны яклаучы дигән һөнәр бар",“Әтиеңне котла” , “Шигырь язу”, “Аш-су”, “Көлке илендә”, “Сафка тезелү әзерлеге” конкурсларында бик теләп катнаштылар. Әтиләре мәкальләр, машина маркалары, көч һәм төзлек сынаулары буенча эстафеталарда һәм конкурсларда катнашкан балалар аеруча горурлык хисләре кичерделәр. Әтиләр җитезлектә һәм җиңүгә ирешүдә бер дә калышмады. Командаларга мавыктыргыч, кайвакыт бик гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә түгел, зирәклекләрен дә күрсәтә алдылар. Бәйрәм бер тында үтте. Һәр яңа конкурста кызып -кызып катнаштылар, әмма үзара ярдәмләшү һәм татулык җиңде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Кыш - уен һәм күңел ачу вакыты ул. Саф һавада уйнау - барысының да яраткан кышкы күңел ачу чарасы. 23 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар «Күңелле стартлар» оештырдылар . Билгеләнгән вакытка балалар җыелдылар, «Җитезләр» һәм «Шаяннар» командаларына буленделэр һәм уен башланып китте! Кышкы уенда катнашучылар билгеләп үткәнчә, һава торышы җылы һәм рәхәт иде. Бик күңелле генә вакыт сизелми үтеп китте. Тау шуып, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

24 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2025"нең беренче көне башланды. Бу ярышларны Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре ачты һәм музыкаль бизәлеш өстәде. Спорт уеннары программасына бүген өстәл теннисы, киберфутбол, шулай ук аркан тарту буенча ярышлар кертелгән. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

22 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен "Ак ладья" шахмат-шашка турниры үтте. Шахмат һәм шашка - үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итүче аралашу өчен менә дигән сәбәп. Бу шатлык китерә торган уен гына түгел, үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да. Әлеге өстәл уеннары фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Шахмат-шашка турнирлары - үз күнекмәләреңне һәм белемнәреңне куллану һәм тикшерү мөмкинлеге. Бу үз-үзеңә чакыру һәм үсеш өчен мотивация. Сәламәт көндәшлек спорт дөньясының бер өлеше булып тора һәм шахмат уенын тирәнрәк һәм күпкырлы аңлауга алып бара. Мондый турнирларда балалар әкренләп үз нәтиҗәләрен яхшырталар һәм беренче урыннарга якынлашалар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

  23 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батыр егет – ил күрке” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Махсус хәрби операциядәге авылдаш егетләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы альбомнар белән танышырга мөмкин булган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Армия сафларында хезмәт иткән авылдашлар солдат тормышы турында сөйләделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә “23 сорау” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар армия темасыны булган сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар. Кичә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

20 нче  февральдә Бигәнәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Ул яңа заманча бинада үзенең яңа тарихын башлап җибәрде. Үткәннәрне саклап, бүгенгесен танып, киләчәккә заманча якты караш ташлап, 19 нче февральдә ул беренче тапкыр үзенең кунаклары өчен ишекләрен ачты. Саба туган якны өйрәнү музее - Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә яшәгән, районыбызда яшәячәк кешеләрнең тарихи байлыклары җыелган.

Тэги: Бигәнәй

Бүген 24 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазь кичәсе булды. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Дин — ул нәсыйхәт», — дип әйткән. Ике сәгатькә генә булса да тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, әлеге чарада катнашу адәм баласы өчен бик мөһим. Чөнки вәгазь — кешене яхшыга өнди, гәмәлләрең турында уйланырга мәҗбүр итә. Җәлил хәзрәтнең тынычлык темасына багышланган вәгазе  бу юлы да үтемле, хәтердә тирән уелып кала һәм уйландыра торган булды. Авыл халкы, күрше-тирә авыллардан килүчеләр, райондашларыбыз аны бер сулыш белән тыңлады. Әлеге тәрбияви чараны оештыручы Лесхоз бистәсе имамы Әхмәд хәзрәт Сафин, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та һәм чарада катнашучылар да чиксез рәхмәтле калды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

2025 елның 23 февралендә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Саба районы оешмалары һәм авыл җирлекләре вәкилләре катнашты. Ярышларда катнашучылар күрсәткән нәтиҗәләр ГТО комплексы нормативларын үтәү сыйфатында исәпкә алынды. Тенеки авыл клубы җитәкчесе ярышларда Юлбат авыл җирлеге вәкиле буларак катнашты. Оешмалардан һәм авыл җирлекләреннән катнашучылар стартка тезелделәр, сыбызгы тавышы ишетелде, беренче булып чаңгы юлына ир-атлар йөгерде. Үз чиратларын көткән катнашучылар, мускуллары суынырга ирек бирмичә, урында ук разминка ясадылар, алда торган йөгерү турында фикер алыштылар.

Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә булуы сизелә иде, кемдер классик стиль белән хәрәкәт итә башлады, кемдер тимераяктан йөреп, шушы ысул белән чаңгыда йөрүне күрсәтеп. Кайбер чаңгычылар егылдылар, тиз генә күтәрелделәр һәм егылганда югалган секундларны кире кайтарырга тырыштылар. Трассаны тәмамлаган чаңгычылар һәм үз чиратларын көткән спортчылар кире кайтучы йөгерүчеләргә кычкырып каршы алдылар. Катнашучылар өчен бу ярышлар аларның физик әзерлеген чираттагы тикшерү булды һәм һәр катнашучының яхшы нәтиҗә күрсәтәсе килде. Алар финиш ыргылышы белән үз күрсәткечләрен яхшырту өчен вакытның тагын берничә секундын «тартып алырга» тырыштылар. Барысы да төрле вакыт күрсәтеп, үз дистанцияләрен үтәделәр. Катнашучылар өчен «Игенче» ҖЧҖ пешекчеләре мичтән коймак пешерделәр һәм чәй белән сыйладылар.

Тэги: Тенеки авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International