Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, патриотик тәрбия максатларында 29 мартта Яна Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре “Геройлар безнең хәтердә яши” дип исемлэнгэн патриотик сәгать үткәрделәр. Анда солдатларыбызның батырлыгы һәм Ватанга карата патриотизмы турында, Донбасста махсус хәрби операция башлану сәбәпләре һәм анда катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгы турында сөйләнде. Авыл җирлегенең СВО да катнашучы һәр кешесенэ төзелгән альбомнар балалар игътибарына тәкъдим ителде. Балалар безнең геройларның биографияләре, тормышлары белән таныштылар, фоторәсемнәрен кызыксынып карадылар. Патриотизм хисе, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасында һәм Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурычны үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күпләрне берләштерде. Чара азагында махсус операцияләр барышында һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }