Бүген яшьләр арасында яңа мавыгу — спайс дип аталган химик катнашмалар тарту таралган. Балаларга төрле тәмәке катнашмалары һәм аларның кеше организмына тәэсире турында презентация күрсәтелде. Балалар спайслар куллану нәтиҗәсендә исерүнең клиник картинасын ачык күрэ алдылар. Чараны алып баручы наркотикларның кешенең психикасына һәм үз-үзен тотышына ничек йогынты ясавы, наркотикларны куллану һәм таратуның нинди административ җәзаларга китерүе турында сөйләде. Чара барышында яшүсмерләргә спайслар куллану нәтиҗәләре турында беләләрме һәм авылда тәмәке катнашмалары рекламасы белән очрашканнармы дигән сорау бирелде. Чара азагында барлык катнашучыларга «тәмәке катнашмалары: спайс»мәгълүмати буклетлары бирелде.