30 мартта Саба районының Шәмәрдән авылында «СМЭШ» өстәл теннисы үзәген ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Минниханов, РФ Президенты киңәшчесе И.Е.Левитин һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов катнашында башланды. Чарада Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән филиалы Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең балалар тынлы оркестры, Саба районы мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Бу чара спортның бу төрен яратучылар һәм авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде. «СМЭШ» өстәл теннисы үзәген ачу авылда спортны үстерүдә мөһим адым булды һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр бирде. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Минниханов яшь музыкантларга якты чыгышлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.