"Тылсымлы кыңгырау" - туристлык маршруты

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

1 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Измә "Умырзая" балалар бакчасы балалары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үткәрделәр. Балаларны төрле әкият геройлары: тычканлы мәче,эт һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгырау тавышлары гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач тоз савытларына рәхәтләнеп рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International