Сулэ авыл клубында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"әңгәмәсе уздырдылар. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Теракт барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр.
Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне килде, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары һәм чәчәкләр белән җылытылган.
8 март көнне Чәбия-Чурчи авыл клубында "Ягез әле, әниләр" дигэн конкурс-ярыш булып үтте.Әниләр ике командага бүленеп төрле конкурсларда чыгыш ясадылар.Һәр әни үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, фантазияләрен күрсәттеләр.Бәйге ахырында һәр катнашучыга бүләк бирелде.
Тамашачылар арасында хәзерге вакытта СВОда катнашучы Мухлисов И. З.нең әнисе һәм әтисенә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларга сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар, улларының исән-сау кайтуларын теләделәр.
Бәйрәм программасы ахырында төрле тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
8 март көнне Килдебәк мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Әп иткәнгә-чәп иткән» КВН программасы оештырылды.
КВНда ике команда катнашты. Командалар ныклап әзерләнгәннәр иде: командалар исемнәрен, девизларын, концерт номерларын, скетчларын югары дәрәҗәдә куйдылар.
Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә үтеп китте. Тамашачылар канәгать калдылар.
8 март көнне Эзмә мәдәният йортында 8 Март бәйрәменә һәм Рамазан аена багышланган «Ислам, Гаилә, бәхет ачкычы» исемле интеллектуаль уен узды. Интеллектуаль уенда Олыяз һәм Эзмә авылларыннан мөселман хатын-кызлары катнашты. Барлыгы 30 сорау яңгырады. Сораулар дингә дә, үзара мөнәсәбәтләргә дә, гаиләдә хатын-кыз роленә дә кагылган. Катнашучылар бер - бер артлы төрле сорауларга җавап эзләделәр. Залдагылар да, катнашучылар да бик күп яңалыклар белделәр. Ахырда катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм 8 Март бәйрәме символикасы - лалә чәчәкләре тапшырылды.
8 март көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә Иске Мичән мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган "8 март-матурлык һәм шатлык көне"дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Халыкара хатын – кызлар көне-яз, өмет һәм җылылык символы. Яхшы кәеф, бигрәк тә язгы кәеф, шатлык, бәхет, илһам, соклану булган урыннарда бар. Җыелышта катнашучыларның барысы да бу шатлыкны һәм Илһамны үзләренең дус коллективларында тойдылар. Чара барышында «Цветочная поляна», «Вместе веки», «Женщина от "А" до "Я"күңелле бәйгеләрендә катнаштылар. Катнашучыларның һәркайсы үзенең "шаян (әдәби) титулын" алды һәм 8 мартка «бәйрәмнәрдә сезне нәрсә көтә»дигән гороскопны ишетте. Авылыбыз шагыйрәсе үзенең шигырьләрен укыды. Чара барлык хатын-кызларга бәхет, сәламәтлек, шатлык, мәхәббәт һәм бәйрәм чәе белән тәмамланды. Чарага "Илаһи зат-хатын-кыз" китап күргәзмәсе әзерләнде
8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә бөтен дөньяда яраткан хатын-кызларын: әниләрен, әбиләрен, сеңелләрен, дус кызларын язгы бәйрәмгә сөендерергә теләүчеләр, өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм әзерлеге белән мәшгуль.
"Рәсем" клуб формированиесе әгъзалары 8 мартка стена газетасын булдыруда актив катнаштылар. Алар Мәхәббәт һәм зур тырышлык белән үз куллары белән 8 Мартка багышланган матур стена газетасы булдырды.
Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган концерт Рифат Сафин башкаруында яз турында җыр белән башланып китте. Аннары тамашачыларны егетлщр башкаруында яңадан яңа җырлар дәртле биюләр ,шигырьләр сөендерде. СВО да катнашучыларның әниләренә аерым игътибар бирелде, тыл хатын-кызларын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын- кызларны хөрмәтләп искә алдылар.. Аларга карата җылы рәхмәт һәм соклану сүзләре яңгырады.
8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Лесхоз мәдәният йортында сөйкемле хатын-кызлар өчен бәйрәм концерты булды. Бу кичәдә барлык кызлар, хатын-кызлар, әниләр, әбиләр һәм апалар өчен җылы котлау сүзләре яңгырады. Музыкаль номерлар, шигырьләр, хореографик номерлар барлык катнашучылар өчен искиткеч бүләк булды. Һәркем бик күп уңай хис-кичерешләр алды, күңеле һәм тәне белән ял итте, бәйрәм рухын тойды. Тамашачылар музыкаль кичәдә катнашучыларның һәрберсен җылы һәм шатланып сәламләделәр. Алкышлар әлеге бәйрәм чарасында катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.
Яз җылы кояш, күңел күтәренкелеге һәм шатлыклы бәйрәмнәр белән бергә килде. Язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне булуы бик шатлыклы. 8 март көнне Өтернәс авыл клубында шушы көнгә багышлап “Язгы солянка” концерт булып узды. Бәйрәм программасы тәкъдим ителде, анда авылыбызның Лесная һәм Тукай урамнарында яшәүче үзешчәннәр башкаруында күңелле җырлар, биюләр, шаярту күренешләре яңгырады. Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә үтте. Тамашачылар канәгать калдылар. Концертта катнашучылар тамашачылардан күңелле чара һәм бәйрәмнең җылы атмосферасы өчен күп рәхмәт сүзләре алдылар.
7 нче март көнне Бигәнәй авылы мәдәният йорты үәм китәпханәсе хезмәткәрләре, "Мизгел" халык театры Бигәнәй мәдәният йортында тамашачыларга Р.Хөсәенованың "Табылдык" спектаклен күрсәтте. Спектакльдә катнашучы үзэшчәннәребез үзларенең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды.Спектакль ахырында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахимович хатын -кызларыбызны бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, бәхет -шатлыклар теләде.Үзэшчән артистларыбызның бик яхшы уйнауларын билгеләп үтте, алга таба да иҗади уңышлар теләде.Мәдәният йорты мөдире, рәссам Фатхрахманова Дания ясаган, авыл күренешләрен күрсәткән декорацияләр спектакль атмосферасын тудырырга ярдәм итте.Спектакльне куючы режиссер ярдәмчесе Рамилә Корбанова. Үзэшчән артистларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, бәхет -шатлыклар, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез,бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.