«Профессиягә адым»

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

9 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Профессиягә адым»дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте. Бүгенге чараның кунагы Шәмәрдән авылының пост начальнигы Рафаэль Рөстәм улы Гатиятов булды. Ул безгә янгын сүндерүчеләр һөнәре турында сөйләде. Янгын сүндерүче һөнәре-кешедән гаять зур кыюлык, чыдамлык һәм сынауларга әзерлек таләп итә торган бурыч. Янгын сүндерүчеләр кешеләрнең куркынычсызлыгы сагында торалар, ут белән көрәшәләр һәм гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итәләр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, үз сорауларын бирделәр, янгын сүндерүчеләрнең махсус киемнәрен киеп карадылар. Шулай ук чарада  янгын куркынычы чоры, янгын хәбәрчеләре, үзеңне янгыннан саклау турында сөйләделәр. Ахырда барысына да ашыгыч номерлар турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International