“Талантлы балачак” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат конкурсы

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

5 нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм РФ һәм ТР халык артисты, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, М.И.Глинки исемендәге РФ Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты композитор Фасил Әхмәт улы Әхмәтовның тууына 90 ел тулуга багышланган “Талантлы балачак” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат конкурсы үтте. Бигеней мәдәният йортыннан “Вокал” номинациясендә Әдһәмов Данияр катнашты. Әдһәмов Данияр И.Шевчукның «Ирләр булырга!» дигән җырын башкарды. Данирга иҗади уңышлар телибез.

 

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International