27 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Без Тукаебыз белән бәхетле. Без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Кечкенәдән шигырләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз. Гади генә язылган Тукай иҗатында күпме мәгънә, осталык, матурлык, горурлык! Тормышта күпме михнәт – ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр күрсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала. Бүгенге кичәдә без Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшердек. “Сәйлән” балалар театр төркеме “Тукай әкиятләренә таянып” – дип исемләнгән әкият өзекләреннән җыелма күрсәттеләр. Кызыклы костюмнардан әкият геройлары, балаларның оста сөйләме һәрберебезне балачак иленә алып кайтты. Аннары балалар, килгән тамашачы Тукайның шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте. Шуның өчен һәрбер катнашучыга, кечкенә булса да, бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик эчтәлекле, матур, күңелле үтте. Бәйрәм татар халкының икенче гимнына әверелгән “И туган тел” җыры белән тәмамланды. “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” – дип язган Тукаебыз. Безгә дә милләтебез горурлыгы булып, милләтебез белән горурланып яшәргә һәм яшьнәргә язсын!
27 апрель көнне Нократ Аланы шәһәренең «Җиңү» мәдәният сараенда Н.В. Худина исемендәге «Вятские выкрутасы» бөтенроссия бию фестиваль-конкурсының Гала концерты булды. Максат: сюжетлы һәм уенлы халык биюе традицияләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен бердәм мәдәни киңлек булдыру. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Горский» биюе белән «Халык биюе» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурста катнашучылар I дәрәҗә лауреат дипломы, кубок һәм сертификат белән бүләкләнделәр.
27 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортының спорт залында Мишә авыл җирлеге урамнары арасында Спартакиада кысаларында чираттагы спорт уеннары узды. Бүген урамнар өстәл теннисында ярыштылар. Ярышлар физик культураны һәм спортны популярлаштыру, шулай ук авылдашлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Бераз разминкадан соң уеннар башланды, анда барлык катнашучылар да бик күп тырышлык күрсәттеләр. Уеннар кискен көндәшлек атмосферасында узды. Дүрт сәгатьлек ярышлар бер мизгел кебек үтте. К. Маркс урамы җиңү яулады, икенче урында – Киров урамы, өченче урында-Кукмара урамы. Котлыйбыз!
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында авария була. Авария әлеге электростанция хезмәткәрләре тарафыннан реактор җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен тупас бозулар аркасында килеп чыккан. 26 апрельдә без үлгәннәрне искә төшерәбез, бу фаҗигане кичергән һәркем өчен борчылабыз. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Алар батырлык һәм каһарманлык күрсәттеләр, радиациянең таралуына юл куймадылар.Чернобыль мәңгегә кешенең зур кайгы символы булып калачак.
Әлеге фаҗигале дата истәлегенә 26 апрель көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә Шиһабиева Эльза һәм Гыйззәтова Сәймә катнашында "Чернобыль - Җир әрнүе" дигән тематик сәгать үткәрелде. Клуб мөдире Шиһабиев Р.Р. Чернобыль АЭСындагы авария масштаблары турында сөйләде, алар кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре турында, фаҗига урынында радиация пычрануларын бетерү буенча эшләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Вәлиев Р.Я. сыйныфташы Шиһабиев М. Р. белән дуслыгы, ничек армиягә китүләре һәм совхозда ничек эшләүләре турында сөйләде. Аннары тол хатыннар ирләре, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре, аннан соң ничек яшәүләре, авырулар белән көрәшү һәм сәламәтлекне саклауның ничек авыр булуы турында сөйләделәр, гаилә альбомнарын, хатларны һәм фотографияләрне күрсәттеләр һәм аларны гаиләдә еш искә алулары турында сөйләделәр.
25 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Буыннан буынга яңгырасын халкым моңнары” дигән исем астында “Дубая” халык уен кораллары ансамбленең отчёт концерты узды. Ансамбль һәм ялгыз башкаручылар инструменталь номерлар, халык җырлары, биюләр тәкъдим иттеләр. “Көмеш тел” гармунчылар, “Яшь күңел” фольклор ансамбльләре, Шарифуллиннарның гаилә дуэты кичәнең бизәге булдылар. Программада шулай ук Г.Тукай сүзләренә җырлар, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган көйләр яңгырады. Тамашачы һәр чыгышны бик җылы кабул итте. Концертта катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чара чын балалар бәйрәменә әверелде.
26 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Тукай-шигърият чишмәсе» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Апрель аенда яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Башта балалар белән тагын бер тапкыр шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында искә төшердек. Яраткан шагыйрьнең гаҗәеп әкиятләрен, шигырьләрен күп буын укучылары яратып кабул итте. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең танылган әкиятләрен искә төшерделәр. Чара азагында барысы да бергәләп бөек шагыйрь әкиятләреннән кроссвордлар чиштеләр.
26 апрель көнне Кренне авыл клубында Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә "Кайнана" (комедия) спектаклен куйдылар.
Комедиянең вакыйгалары гади генэ гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул Безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, шулай ук геройлар образларында мавыктыргыч матур табышлары булган спектакль алкышлар һәм залның соклануын уятты.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз авыл китапханәсе белән берлектә канәфер ясау буенча «Җиңү Чәчәкләре» мастер – классы узды. Россиядә бу чәчәк һәрвакыт геройларның символы булып санала иде.
Мастер-класс башында китапханәче, Җиңү Көненең чәчәксез булмавы турында сөйләде. Алар тере һәм ясалма, алар һәрвакыт бу бөек бәйрәмне озата баралар һәм һәлак булганнарны искә алучы булып торалар. Канәфер бүгенге көнгә кадәр Бөек Ватан сугышы геройларына истәлек һәм рәхмәт символы, Җиңү көне символы булып тора.
Балалар төсле гофрирланган кәгазьдән күләмле канәфер ясау техникасы белән таныштылар. Һәр адым алдагы гамәлләрне җентекләп тасвирлап барылды, шуңа күрә хәтта иң тәҗрибәсезләр дә тәкъдим ителгән биремнәрне үти алды. Нәтиҗәдә, берничә минутлык тырышып эшләү дәверендә искиткеч чәчәкләр - Җиңү көне символы килеп чыкты.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, кыю һәм шәфкатьле булырга өнди.Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Кыска гына гомер кичергәннән соң, Тукай гаять зур мирас калдыра, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балаларга сөйләгән шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. 25 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә «Без Тукай оныклары»дигән әдәби сәгать үткәрелде. Оештыручылар балалар белән бергә шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, геройларның характерлары турында фикер алыштылар, ошаган шигырьләренә анализ ясадылар.
26 апрель көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре "Саф Чишмә" һәм "Умырзая" балалар бакчалары хезмәткәрләре 40 баланы район мәдәният йортына Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмгә экскурсиягә оештырдылар. Балалар "Үзем белән үзем"спектаклен шатланып карадылар. Эзмә мәдәният йорты мөдире З. Б. Саматов бәйрәмдә "И туган тел и матур тел"җырын башкарып катнашты. Экскурсия Г.Тукай паркында тәмамланды, анда балалар сокланып һәм шатланып уйнадылар.