Сабантуй бэйрэменэ бирнэ жыю

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

4 июнь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә Курсабаш авылында бүләк җыю оештырдылар. Сөлге һәм бүләкләр җыю-Сабантуйдан килгән хәбәр кебек. Матур милли костюмнарда гармун, җыр-биюләр белән мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыл буйлап йөрделәр һәм барысын да традицион бүләк җыюда һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармун тавышына өйлэреннэн чыккан кешеләр узешчэннэребез белән бергә биеделэр. Әлбәттә, Сабантуйга бүләкләр алып бирделэр. Бүләкләр озын колгага бәйләнде. Биредә традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Ә безнең бәйрәмнең төп бизәге-җигүле ат иде.Җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International