«Красочный мир детства» Сабантуе

2025 елның 3 июне, сишәмбе

3 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә «Радуга» мәктәп яны лагере өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Красочный мир детства» Сабантуе узды. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалы катнашучылары чыгыш ясады, алар атмосфераны шатлык, елмаю һәм матур тәэсирләр белән тутырды. Балалар бик теләп төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, капчык киеп сикерделәр, авызларына кашык белән йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һ.б. Балалар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International