" Ура! Балалар бәйрәм итә" - күңел ачу чарасы

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Аның җәй башында булуы юкка түгел, җәй хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Аларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.

3 июнь көнне Лесхоз мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан " Ура! Балалар бәйрәм итә" исеме астында күңел ачу чарасы узды. Балаларны бәйрәмчә кәеф бирүче көчле күңелле музыка каршы алды. Күңелле клоуннар, Убырлы карчык белән бергә балалар уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр һәм чын күңелдән күңел ачтылар. Бәйрәмнең төп өлешендә балалар 2 командага бүленеп, йөгерү, сикерү, туплы эстафета ярышларында катнаштылар, анда үзләренең спорт сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Бәйрәм мавыктыргыч һәм кызыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International