Балалар Сабантуе

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Балаларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Чабья-Чурчи авыл клубы, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Балалар Сабантуе үткәрделәр. Милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм позитив  бүләк итте. «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү» уеннары, шулай ук «Кем көчлерәк» ярышы да күңелле узды, анда катнашучылар ике төркемгә бүленеп аркан тарттылар.

Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буе күтәренке кәеф бирде. Күңел ачу уены ахырында балаларны тәм-том белән сыйладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International