Сабан туеның бер өлеше булып борынгыдан ук бирнә җыю торган. Бирнәне төрле уеннарда җиңүчеләр, көрәштә батыр калучыларны бүләкләү өчен җыйганнар.3 июнь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Шытсу җирлеге башлыгы белән берлектә сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Авылдашлар үзләренең бүләкләрен тапшырдылар, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. Җылы сүзләр яңгырады, уңышлы еллар теләнде. Бирнә җыючылар һәркемгә үзләренең рәхмәтләрен күңелле җырлар аша җиткерделәр, сабан туена чакырдылар. Бәйрәм чарасы җанлы, күңелле үтте.
Каюм Насыйри – XIX гасырның әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе, 40 тан артык фәнни эш авторы. Аның тәрбия темасына язган хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль. Этнограф буларак, татар халык иҗатының да күп үрнәкләрен җыйган. 23 май көнне Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә үткән К.Насыйринең 200 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Татар мәгърифәте даһие” дигән уен – викторина нәкъ менә шул турыда сөйләшүдән башланып китте. Чара барышында балалар мәгърифәтченең әсәрләре белән дә таныштылар. Соңыннан һәркем тематик уен – викторина сорауларына җавап бирде.
19 май көнне Россиядә Пионерия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин картасы белән “Һәрвакыт әзер бул!” дигән җыр кичәсе үткәрделәр. Чара барышында балалар бик кызыксынып пионер оешмасының тарихы турында тыңладылар, октябрят, комсомоллар турында белделәр, “пионер” сүзенең килеп чыгышы, өндәү белән таныштылар. Пионер атрибутлары, символлары, законнары, газеталары, җирлек мәктәбе пионервожатые турындагы папка, китаплар белән тематик күргәзмә әзерләнде. Ә кичәнең төп өлеше “Взвейтесь кострами”, “Наш край” кебек пионер җырларын өйрәнү булды. Ахырдан бергәләп «Алые паруса», «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались» һәм «Салют сиңа, Муса Җәлил» җырлары башкарылды.
18 май, Халыкара музейлар көнендә, күп кенә музейлар үзенең ишекләрен ача. Музейлар үткәннәр яңара торган хәтер истәлеге урыны. Анда төрле халыкның көн-күрешен, башка илләрдәге тормышның тарихи үзенчәлекләрен, узган гасырларда кешеләр ничек яшәгән, - барысын да белергә мөмкин. Бу көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Тарихка сәяхәт” дигән танып-белү сәгате үтте. Балалар музейның ни икәнен, музейда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Шулай ук балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга мәдәният йортының авылдашлар бүләк иткән элекке әйберләр тора торган музей-почмагында да таптылар. Алар музейларның ил тарихы, туган як тарихы икәнлегенә инандылар.
15 май – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан 13 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә учагы традицияләре” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Чара бәйрәм белән котлаудан башланып китте. Балалар алып килгән гаилә фотоларыннан, казанышларыннан күргәзмә оештырылды. Һәркем үзенең гаилә бәйрәмнәре, шөгыльләре, гореф-гадәтләре турында кызыклы итеп сөйләде. Аннан балалар гаилә турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Тематик конкурслар оештырылды. Кичә ахырында катнашучыларга бүләкләр өләшенде.
12 майда Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә авыл фельдшеры Набиуллина А.А. белән “Сәламәтлек- уңышка юл” дигән очрашу уздырдылар. Башта балалар белән фельдшерны һөнәри бәйрәме белән котладык. Набиуллина А.А. үзенең һөнәре турында сөйләде, гигиена таләпләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерде. Шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Иртәнге зарядка, дөрес туклану, начар гадәтләр, спорт белән шөгыльләнү буенча әңгәмә алып барылды. Ахырдан балалар тематик табышмакларга җаваплар таптылар, сәламәтлек турында китапчыклар белән таныштылар.
«Җиңү флаглары” акциясе – кешеләрнең берләшүен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәтен белдерүче бөтенроссия флешмобы. Акция кысаларында җиңүгә ныклы ышаныч, өмет, батырлык, авыр югалтуларның билгесе итеп Җиңү флагларын өй, оешма, предприятие тәрәзәләренә эләләр. Җиңү көнендә Югары Шытсу мәдәният йорты да “Җиңү флаглары” Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә өндәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер ул. Ул җырлар буыннан буынга күчәләр, халыкның батырлыгы турында искә төшерәләр. 9 Май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында шул турыда сүз барды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Җиңү җырлары” акциясенә кушылдылар. Алар сугыш чоры җырларын башкарып, видеоларны билгеле хештеглар белән социаль челтәргә урнаштырдылар. Җиңү җырлары илебезнең барлык почмакларында яңгырасын өчен, эстафетаны дусларына тапшырдылар. Сугыш чоры җырларын башкару совет халкының нинди батырлыклар эшләгәнен истән чыгармаска бер адым булып тора.
Үзенә тормыш бүләк иткәннәрне хәтерләгән халык яши, дигән сүз. 2023 елда “Үлемсез полк” төрле форматта үткәрелә. Бөтенроссия “Хәтер стенасы” акциясе – Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясенең яңа бер төре. Бу чараның уникальлеге шунда, теләгән һәркем, үзенең батырларын искә төшереп, катнаша ала. Югары Шытсу мәдәният йортында “Хәтер стенасы” акциясе үтте. Балалар белән аларның Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының портретларын стенага беркеттек.
Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган митинг – концерт "Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районының милек һәм җир палатасы рәисе Галиуллин А.М. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр, веноклар салынды.