Гаилә елы кысаларында 13 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара чәй көненә “Без бергә бәхетле” дигән ял кичәсе үткәрделәр. Кунакка инде икенче ел рәттән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җыелышып җылы оекбашлар бәйләүче әниләр, әбиләр чакырылган иде. Чара барышында чәйнең килеп чыгу тарихы, бу бәйрәмнең традицияләре белән таныштылар, чәй турында кызыклы фактлар турында сөйләштеләр. Шулай ук кунакларны кызыклы музыкаль дартс көтә иде. Алар “Көйне бел”, “Ретро җырлар” турларын үттеләр. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды. Бу гади Чәй көне генә түгел, ә хуш исле чәй өстәле артында күңелле хатирәләрне искә алып, яхшы кәеф бүләк итүче көн булды.