“Синең сүзең дә кирәкле” - тематик әңгәмә

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

  Халыкара коррупция белән көрәш көненә 7 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Синең сүзең дә кирәкле” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар “коррупция” төшенчәсенә аңлатма бирделәр. Презентация карау тагын бер кат тормышта бар әйбер дә акча белән генә үлчәнмәвен, тәрбияле, гадел булып калу өстен икәнен аңлатты. Җанлы әңгәмә коррупциягә каршы көрәш буенча барды. Яшүсмерләр нинди генә көрәштә дә үзеңнән башларга кирәк булуы турында нәтиҗә ясадылар. Чара барышында  катнашучылар стенгазета да чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International