3 декабрь көнне Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Без бергә” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чарага сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булса да актив тормыш рәвеше алып баручы авылдашлар чакырылды. Алар үзешчән сәнгатьтә дә активлар. Тематик сәгать “Җырлыйк әле” телетапшыруы форматында барды. Катнашучылар көйләр, экрандагы сүзләр буенча җырларны табып, бергәләп җырладылар. Кичә барышында һәркем үзе турында, нинди авырлыкларны җиңәргә туры килгәнен сөйләделәр. Гайфулла абый Мусин үзенең яраткан җырын башкарды. Тематик сәгать бик җылы үтте.