Яңа ел – иң көтеп алынган бәйрәм. 31 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Яңа ел сукмаклары буйлап” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм театральләште-релгән тамаша белән башланып, концерт номерлары һәм конкурслар белән дәвам итте. Чын күңел ачу Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килгәч башланды. Алар һәркемгә бүләкләр өләштеләр, биюләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм чарасын ямьләндерделәр. Бәйрәм җылы, шатлыклы атмосферада үтте.