“Яшик без дөньяны яратып” - портрет – кичә

2024 елның 21 декабре, шимбә

Гаилә елы кысаларында “Гаилә көзе” проекты буенча 20 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Яшь күңел” фольклор ансамбле әгъзасы Сания апа Хидиятуллинаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Яшик без дөньяны яратып” дигән портрет – кичә үткәрделәр. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., балалар, оныклар, туганнары, авылдашлары котлады. “Яшь күңел” ансамбле үзенең чыгышын бүләк итте, Сания апа да җырга кушылды. Икенче ел инде махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җон оекбашлар бәйләүче коллектив та юбилярга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Чөнки Сания апа да шушы хатын-кызлар арасында хезмәт куя. Кичә буе юбиляр хөрмәтенә җылы сүзләр, котлаулар, музыкаль номерлар яңгырады. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре яңа бәйрәм – 21 декабрьдә билгеләп үтелә торган Күп балалы гаилә көне белән дә котладылар. Сания апа да күп балалалы гаиләдә үсә, үзе дә күп бала анасы, бер кызының, бер улының гаиләләре дә күп балалы гаилә. Кызганыч, 2006 елда Сания апаның тормыш иптәше мәңгелеккә күчә, Сания апа 5 баланы берүзе аякка бастыра, аның 9 оныгы бар. Балаларына, якыннарына мәхәббәте, авылдашларына хөрмәте һәрвакыт аерылып тора торган сыйфаты булды. Бүген Сания апа авылның абыстае. Кичә ахырында ул үз тормышы, бәхете турында җыр җырлады. Тамашачылар күңелләре тулып тыңладылар. Сания апа тагын бер кат сабыр, көчле рухлы хатын –кыз, әни, әби икәнен раслады. Портрет – кичә җиңел дә, дулкынландыргыч та  булып, бер тында узып китте. Чын күңелдән аралашу, хатирәләр, истәлекләр юбиляр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International