7 декабрьдә Ватан Геройлары көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Ватан Геройлары” дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бу көннең тарихы, Россия Геройлары, аларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Дан ордены кавалерлары, Советлар Союзы, Социалистик хезмәт Геройлары турында исләренә төшерделәр. Аерым тема булып бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар торды. Оештыручылар “Саба таңнары” газетасында басылган “Россия Геройлары – Саба җирендә” дигән мәкалә белән таныштырдылар. Тематик китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.