15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне, буыннар күчешен саклаучы булган һәм шулай булып кала. Гаиләдән кешенең тормышы башлана, шәхес буларак формалаша. Кешене ярата, көтә, аңлый торган урын булу бик мөһим. Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә үтүче “Барлык башлангыч - төп нигездә” дигән фольклор сәгать нәкъ менә шушы сөйләшүдән башланды. Чараның кунаклары булып балаларның әниләре, әбиләре чакырылды. Алар гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Чара ахырында балаларга үзләренең балачак, яшьлек уеннарын өйрәттеләр.
Россиядә Гаилә елы кысаларында 11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә-ил терәге” район гаилә бәйгесенең җирлек этабы үтте. Бәйрәмдә Шакировлар, Хидиятуллиннар, Фәләхетдиновлар, Мәүлетовлар гаиләләре катнашты. Чара авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Бәйрәм 4 турдан торды. 1 тур гаиләләр белән таныштырды. Икенче турда әтиләр бәби төрү, ә әниләр токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба гаиләләр интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр. 4 турда тамашачылар игътибарына иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Әти-әниләр дә, балалар да бик актив булдылар. Чара катнашучы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды. Бик җылы гаилә бәйрәме килеп чыкты. Һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган митинг – концерт "Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил Шәйхетдинов А.З. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр, веноклар салынды.
2 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенен сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар, вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе белән таралышты.
28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Бу көн Халыкара хезмәт оешмасының карары нигезендә 2001 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәтне саклау – безнең тормыш, безнең сәламәтлек” дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Чара барышында катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен, куркыныч зур булган биналарда үзеңне ничек тоту турында исләренә төшерделәр. Шулай ук мәдәният йортларында, спорт залларында хезмәтне саклау белән танышуны дәвам иттеләр, розетка, яктылык чыганаклары, техника булган бүлмәләрдәге куркынычсызлык турында тыңладылар. Соңыннан балалар тематик интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр.
Г.Тукайның туган көне 26 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тәрҗемә ит” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, “Дубая” халык уен кораллары ансамбле Г.Тукай сүзләренә язылган җыр көйләрен башкарды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Алар интеллектуаль биремнәр чиштеләр, татарча һәм русчага сүзләр, сүзтезмәләр тәрҗемә иттеләр. Ә тамашачылар белән “Тылсымлы тартма” уены уйналды. Тартма эченнән берәр әйбер алып, аның рус һәм татар телендәге атамасын әйтергә тиешләр иде. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 24 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр. Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Чара ахырында тематик презентация күрсәтелде.
Шигърият хисләрне, борчуларны, соклануны белдерергә мөмкин булган зур көч булып тора. 18 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны “Күңел көзгесе” дип аталган шигърият бәйрәменә чакырдылар. Катнашучылар шигъриятнең нидән башланганын белделәр, беренче шигырьләр язылу тарихы белән таныштылар. Балалар алдан ук әзерләнеп килеп, яраткан шигырьләрен сәхнәдән сөйләделәр. Шулай ук курайда татар халык көйләре дә яңгырады.
Йолдызларга очу хыялы кешелекне һәрчак озата барган. Күп кенә илләрдә җирнең тарту көче, аны җиңәргә тырышучы кешеләр турында риваятьләр дә туган. Татарстанда Фәнни – технологик үсеш елы кысаларында 12 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Космонавтика көненә үткәрелгән “Кеше, галәм” дигән мәгълүмат программасында шул турыда сөйләштеләр. Катнашучылар бу көннең тарихы, космонавтлар турында исләренә төшерделәр. Программа барышында тематик презентация һәм китаплардан балалар хезмәтләре космос белән бәйле булган галимнәр, конструкторлар турында белделәр. Шулай ук викторина сорауларына да җаваплар бирделәр. Ахырдан катнашучылартематик рәсемнәр буядылар. Чарада бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде.
Сәламәт булу – кешенең табигый теләге, иртәме-соңмы, ул бу турыда
уйлана. 11 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бөтендөнья
сәламәтлек көненә багышланган “Модада - сәламәт булу” дигән уен
тренингында нәкъ менә шул хакта сүз барды. Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше,
аны үтиләрме – катнашучылар шул сорауларга җаваплар бирделәр.
“Ышанам-ышанмыйм”, “Сәламәтлекне нәрсә формалаштыра” кебек
күнегүләр эшләделәр, наркотикларга каршы темага әңгәмә алып бардылар.
Ахырдан хәрәкәтле уеннар оештырылды.