ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Халыкара Әтиләр  көне - игелекле һәм күңелле бәйрәм. Бу - ата бурычларына тугрылык, балаларына чиксез мәхәббәт һәм сабырлык белән карарга сәләтлелек бәйрәме. Бу үз уллары һәм кызлары өчен каһарманнар, үрнәк булган һәм, гомумән, танылган җырдагы кебек, "теләсә нәрсә" булдыра алган кешеләр өчен,  үрнәк әтиләрне хөрмәтләү көне.

Бәйрәм алдыннан, Бигеней авылы мәдәният йорты мөдирәсе « Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен « Минем Әтием - иң яхшы Әти» исемендәге  рәсем конкурсы үткәрде.

 Кечкенә балалар әтиләре, бабалары, әти-әниләре турында сөйләделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Аннары балалар әтиләре турында  рәсемнәр  ясадылар һәм буядылар.

   Чара бик күңелле  булды. Бу чара гаиләдә  балалар һәм аларның әтиләре арасындагы мәхәббәтнең мөһимлеге турында бик яхшы искә төшерү булды.

Тэги: Бигәнәй

12
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

8 июнь көнне Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм музей-мэдрэсэ, Бигәнәй мәдәният йорты һәм Мамалай авылы клубы, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә  татар милли бәйрәмен "Сабантуй" оештырдылар һәм уздырдылар. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Ш.А., "Саба" ҖЧҖ директоры урынбасары Шәймәрданов Р.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. һәм Алмаз хәзрәт чыгыш ясадылар. Күпьеллык традиция буенча, авыл оешмалары авыл хуҗалыгыда эшләгән  хезмәт алдынгыларын мәйданда хөрмәтләделәр һәм тырыш хезмәтләре өчен бүләкләделәр.  Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуй башлангычында һәм милли уеннар оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәм барысында да якты һәм уңай тәэсирләр калдырды.

 

Тэги: Бигәнәй

11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

11 нче июнь көнне Бигәнәй мәдәният йортында Россия көненә багышланган танып белү программасы  үткәрелде.Катнашучылар чара барышында безнең илебез Россиянең  символикасы, тарихы турында өйрәнделәр. Интеллектуаль уеннарда катнашып Росияя тарихы турында сорауларга җавап бирделәр, халык мәкальләрен искә төшерделәр. Бу чара Туган илебез-Россиягә карата мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

Тэги: Бигәнәй

1
июнь, 2025 ел
якшәмбе

    2025 елның 31 нче маенда Бигәнәй  авылы  мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре белән бергә "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләкләр җыю" традицион халык йоласын оештырдылар.

Бүләкләр җыйганда гармун уйнауган  күңелле музыка астында халык җырлары яңгырады. Халык кунакларны ачык чырай белән каршы алды. Авылдашлар уеннар һәм ярышлар үткәрү өчен бәйрәмгә бүләкләрне  бик юмарт өләштеләр, теләкләр  теләделәр , бәйрәмгә сөенделәр.  Балалар зурлар белән бергә авыл буйлап йөрделәр һәм бүләкләр җыярга булыштылар, конфетлар җыйдылар. Бәйрәм йоласы барысына да бик ошады

Тэги: Бигәнәй

16
май, 2025 ел
җомга

16  нче май көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында "Күңелле яз"дип исемләнгән уеннар узды. "Акыллы песилэр" һәм "Кечкенә йолдызлар" командаларына бүленеп, балалар күңелле, мавыктыргыч уеннарда көч сынаштылар.  Төеннәрне бәйләделәр һәм тизлеккә төеннәрне чиштеләр. Бер үк вакытта бирелгән сорауларга җавап биреп, акча санадылар. «Син - мин» конкурсында тиз һәм бергәләп эшли белүләрен күрсәттеләр. Уеннар  күңелле узды.

Тэги: Бигәнәй

15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

15 нче май көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында ,Халыкара гаилә көне" -  дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чарада ,,Ромашка"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.Мәдәният йорты мөдире катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Гаиләдә туганнарны һәм якыннарны берләштерүче изге традицияләрне саклау турында сүз барды. Чарада катнашучылар гаилә тормышының серләре һәм киңәшләре белән уртаклаштылар, гаилә тарихы турында сөйләделәр, буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре һәм реликвияләре турында шулай ук сөйләштеләр. Балалар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, шигырьләр сөйләделәр.

Тэги: Бигәнәй

11
май, 2025 ел
якшәмбе

Геройларны искә алу максаты белән  Халыкара  акция  "Хәтер бакчасы" акциясе  уздырыла. 8 нче  май көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" Халыкара  акциясенә кушылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган батырларны искә алып  агачлар  утырттылар.

Тэги: Бигәнәй

Геройларны искә алу максаты белән Бөтенроссия акциясе "Үлемсез полк" акциясе уздырыла. 8 нче  май көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган бабаларының портретларын алып чыктылар.

Тэги: Бигәнәй

8 нче майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә тантаналы митинг узды. 

Тэги: Бигәнәй

10
май, 2025 ел
шимбә

Бүген Бигәнәй авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм оештырылды. Җыр-моң, биюләр, истәлекләр бер-берсе белән үрелеп барды. Сугыш  чоры балаларының күз яшьләре аша сөйләнгән сүзләре, шигырьләре күңелдән күңелгә күчте. Алар бу очрашуны көткән булган. Бәйрәмгә, чәй табынын әзерләргә ярдәм иткән ООО "Саба агрофирмасының Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Р .га,һәръяклап ярдәм иткән Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахимовичка, балаларны сәхнәгә әзерләп чыгарган "Ромашка " балалар бакчасы мөдире Гайнуллина Р., Юнусова Г. авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
 

Тэги: Бигәнәй

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International