8 нче майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә тантаналы митинг узды. Әлеге чарада ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба филиалы баш табибы Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы , “Саба” ҖЧҖ Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шәймәрданов Раил Рафик улы, Сатыш, Бигәнәй авыл мәдәният йорты, Мамалай клубы хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр, Сатыш урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары һәм авыл халкы катнашты. Сатыш урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә мәктәптән алып стелага кадәр марш белән үттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахимович тантаналы митинг ачты һәм катнашучыларны Бөек Җиңү белән котлады, иң җылы теләкләр теләде.
Чараның икенче өлешендә, Сатыш авылы мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, авыл тыл ветераннары өчен зур концерт булды.